Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыдан Төхбәтуллиннар президент белән очрашып кайтты

Баулыдан Төхбәтуллиннар гаиләсе ТР президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым исеменнән Казан Кремлендә үткәрелгән мәҗлестә булып кайтты. Ел саен уза торган әлеге чарада республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтләнә.

Күп балалы Төхбәтуллиннар Баулыда спорт сөюче гаилә буларак билгеле. Гаилә башлыгы Фәнил Фәритович Төхбәтуллин – Татарстан Республикасы физик культура отличнигы, җиңел атлетика буенча тренер-укытучы, җиңел атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидат. Ул тәрбияләгән спортчылар республика, Россия күләмендәге ярышларда призлы урыннар ала.

Фәнил Фәритовичның тормыш иптәше Эльмира Рафаиловна – физик культура укытучысы. Балалары да төрле спорт төрләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

Төхбәтуллиннар гаиләсе Казанга барыр алдыннан Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин белән дә очрашты.http://bavly-tat.ru/news/tema-dnya/bavlinskaya-semya-vstretitsya-s-prezidentom

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев