Баулыда – Хәтер дивары
Бөек Биңүне бәйрәм итәр алдыннан, оешмалар һәм мәгариф учреждениеләре “Хәтер дивары” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. “Алёнка” балалар бакчасы территориясендә мондый дивар инде икенче ел рәттән барлыкка килә.
Мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре хәтер диварына Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотосурәтләрен куйганнар. Гүя алар җиңүнең нәрсә бәрабәренә яуланганын искәртеп торалар.
– Безнең балалар бакчасы коллективы күп еллар дәвамында “Үлемсез полк” Бөтенхалык проектында катнаша, – дип сөйләде безгә акциянең инициаторы булган өлкән тәрбияче Альбина Дәүләтова. – Узган ел без “Хәтер дивары” акциясендә катнашырга булдык. Бу аклы-каралы фотоларда – Ватан азатлыгы өчен көрәшкән бабабаларыбыз, әбиләребез.
– Бу минем әтием – Әхмәтҗанов Әдип Нигъмәтҗан улы. Ул 1923 елда туган, Азнакай районының Таллы Бүләк авылында үскән. 18 яшендә Совет Армиясе сафларына алынган. Бөтенләй яшь малай гына чагы, – дип сөйләде әтисе турында балалар бакчасында тегүче булып эшләүче Рәйсә Насыйбуллина. – Бөтен сугышны үтеп, Берлинга кадәр җиткән, “Варшаваны алган өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре, “Жуков” медале, Дан ордены белән бүләкләнгән. Без аның медальләрен саклыйбыз һәм горурланабыз. Минем әти бөтен эшне дә белә иде. Ул сугыш кырлары аша тормыш мәктәбен үткән кеше. Гаиләдә җиде бала үстек. Без әтиебезгә рәхмәтле. Мин аның портреты биредә булуы белән дә горурланам, үтеп баручы барлык кешеләр кызыксынып карый бит.
– Әтием турында сөйлим, – дип башлады сүзен балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлфирә Гыймаева. – Гарипов Газис Гариф улы Актаныш районының Чуракай авылында яшәгән. Сугыш башланганда аңа нибары 15 яшь була. Ул үз теләге белән фронтка китә. Матрос-мотористлыкка укый. Хезмәтен Севастопольдән башлый. Ул хәрби техника белән барган корабларны саклаган. Алар дошман самолётларын һәм корабларын аларга якын җибәрмәгәннәр. Әтием 1941 елда китә һәм хезмәтен 1947 елда гына тәмамлый. Әтиемне яратам һәм аның белән горурланам.
– Брыльков Павел Фёдорович – минем бабам – дип горурланып сөйли балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Богатая. – Ул 1910 елда Татар Кандызында туа. Будённый яны атлы дивизиясендә хезмәт итә, 1941 елда абыйлары белән сугышка китә. Абыйлары әйләнеп кайтмый, бабай 1945 елда үзе генә кайта. Ул Берлинга барып җитә, медальләр һәм орденнар белән бүләкләнә.
– Бу фотода – минем бабам Журавлёв Николай Васильевич. Аны 1940 елда армиягә алалар, Иркутскида хезмәт иткән вакытында сугыш башлана, башка солдатлар белән Ерак Көнчыгышка озаталар һәм хезмәтен шунда дәвам итә, – дип сөйли балалар бакчасы тәрбиячесе Лилиана Тимофеева. –Сугышларның берсендә аның муены яралана, Ленинград хәрби-диңгез госпиталенә дәвалану өчен җибәрәләр. Җиңү көнен дә шунда каршылый. Бабай яхшы тормыш алып барды, игелекле, үз иленең чын патриоты иде, без аны мәңгегә шулай истә калдырдык.
– Минем бабам Габдуллин Сәхибулла Габдулла улы 1922 елда Бөгелмә районының Чүте авылында туа, – дип сөйләде балалар бакчасының кече тәрбиячесе Раушания Кадыйрова. – Сугышка армиядә хезмәт иткән вакытында китә, чөнки 1941 елның мартында аны хезмәткә алганнар. Шулай сугышка эләгә, 99 санлы укчы отряд составында була. 1943 елда Эстониядә Таллинда яралана, госпитальдә ята. 1946 елга кадәр укчылар бүлекчәсе командиры булып хезмәт итә. Бабай сугыштан соң туган авылында тимерче булып эшләгән. Баулыга күчеп килдеп, янгын сүндерү бүлегендә дә тимерче булып эшләгән. Аларның биш баласы булган, ярдәмчел, яхшы күңелле кеше ул. Сугыш турында аз сөйли иде.
– Минем бабам Җәләев Шиһабетдин Җәләлетдин улы 1896 елда туа. 1942 елның июлендә Совет армиясе сафларына алына. Бөек Ватан сугышы ахырына кадәр хезмәт итә. Сугыштан соң Баулы районы Советы җитәкчесе булып эшли. Без бабай белән бик горурланабыз, аңа бирелгән кызылармеецлар кенәгәсен һәм медален саклыйбыз, – дип уртаклашты өлкән тәрбияче Альбина Дәүләтова.
Диварларда эленеп торган һәр портрет ата-бабаларның батырлыгы беркайчан да онытылмасын өчен кечкенә адым булсын.
Фото: И.Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев