Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыда ветклиника ашыгыч ярдәм күрсәтүен дәвам итә

Кешеләрнең генә түгел, йорт хайваннарының да сәламәтлеген даими кайгыртып тору зарур. Йорт хайваннары хуҗалары хәтта хәзер, үзизоляция вакытында да, Баулыдагы ветеринария клиникасына бара ала.

Ветеринария клиникалары өзлексез эшчәнлек алып баручы оешмалардан санала, тик берникадәр чикләүләр дә бар.

Кешеләр ветклиникага йорт хайваннары кинәт авырып китсә яки планлы прививка ясатырга мөрәҗәгать итә ала. Шул ук вакытта планлы караулар һәм операцияләр вакытлыча туктатылган.

Мәсәлән, хәбәрчебез песиен Баулы шәһәренең ветеринария учреждениесенә ел саен тиешле прививка ясатырга алып барган.

– Үзизоляция режимы бетәр дип, берничә көн бармый тордык, тик прививка вакыты чыга башлагач, бүген клиникага барырга туры килде, – ди ул.

– Безнең клиника гадәти режимда эшли, планлы операцияләрне генә туктаттык. “Пациентлар” саны кимемәде: күпләрнең прививка вакыты чыга. Клиникага килүчеләр күпләп җыелмасын өчен,  кабул итүгә алдан язылырга чакырабыз, – дип хәбәр итте Баулы ветеринария учреждениесе хезмәткәре Алия Габдрәшитова.

Исегезгә төшерәбез: 2590 номерына хәбәр язып, ветеринария оешмасына бару, дигән максат белән смс-пропуск алу мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ