Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыда тел мәсьәләсе ничек хәл ителә?

Безнең районда рус, татар, чуваш һәм удмуртлар озак еллар дус һәм килешеп гомер итә. Бездә әлеге дүрт милләт төп милләтләрдән санала. Районда әлеге халыкларның телләрен саклау өчен күп чаралар күрелә.

Татарстанда республиканың дәүләт телләре һәм башка телләре турында закон гамәлдә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина “Баулы-информ”га әлеге законның Баулы районында ничек гамәлгә ашырылуы турында  сөйләде.

– Татарстанда рус һәм татар телләре дәүләт теле булып санала. Муниципаль һәм дәүләт органнары, оешмалар, белем бирү учреждениеләре биналарында эчке һәм тышкы визуаль мәгълүмат ике телдә бирелә, – дип сөйләде Илмира Хөснуллина. – Баулы районы сайтындагы мәгълүмат та ике дәүләт телендә бирелә, ягъни барлык яңалыклар да рус һәм татар телләрендә дөнья күрә. Мәсәлән, май аенда район сайтында 171 яңалык рус һәм татар телләрендә бирелде.

Илмира Хөснуллина хәбәр иткәнчә, район җирле үзидарә органнарына кергән мөрәҗәгать татар телендә булса, аңа җавап та шул ук телдә бирелә.

Шәһәр һәм район халкы урам исемнәре язылган күрсәткечләргә тукталыш павильоннарына куелган элмә такталарга игътибар итми калмагандыр, мөгаен.

– Ике ел дәвамында, 2018 һәм 2019 елларда районда төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү буенча зур эш башкарылды. Кагыйдәләрдә язылганча, мәгълүмат билгеләре һәм элмә такталар ике дәүләт телендә дә булырга тиеш. Шул уңайдан шәһәрдә ике телдә урам исемнәре язылган йөздән артык яңа күрсәткечләр куелды, тукталыш исемнәре язылган элмә такталар да яңартылды. Шулай ук былтыр җиде навигацион пилон куелды. Алардагы мәгълүмат та ике телдә бирелде, – дип сөйләде Илмира Хөснуллина. – Эшмәкәрләр белән дә әлеге юнәлештә эш алып барыла. Аларның барысы да сәүдә объектларында, сәүдә нокталарында эш сәгатьләре һәм белешмә мәгълүмат язылган элмә такталарның рус һәм татар телләрендә булырга тиешлеге турында кисәтелде. Клиентларга да, нинди телдә мөрәҗәгать итсәләр, шул телдә хезмәт күрсәтелергә тиеш.

Ике ел эчендә әлеге эш тулы күләмдә башкарылган. Илмира Хөснуллина сүзләренә караганда, әлеге закончалыкны үтәмәгән өчен беркем дә җаваплылыкка тартылмаган, бүгенге көндә барлык сәүдә нокталарында мәгълүматның бирелеше таләпләргә туры килә.

Районның белем бирү учреждениеләрендә укыту да ике телдә – татар һәм рус телләрендә – алып барыла. Бу күңел ачу чараларын планлаштырганда да искә алына.

Баулы районының күпмилләтле икәнен ассызыклау зарур. Бездә рус, татар, удмурт, чуваш халкы озак еллар күршеләрчә дус яши.

– Районда удмуртлар һәм чувашлар барлык халыкның 3,7 процентын тәшкил итә, – ди Илмира Хөснуллина. – Покров-Урыстамак авыл җирлегендә – удмурт милли-мәдәни үзәге, Потап-Томбарлы авыл җирлегендә чуваш милли-мәдәни үзәге бар. Без бу телләргә дә хөрмәт белән карыйбыз. Әлеге авыллардагы чаралар ике һәм хәтта өч телдә уза. Чөнки авылларда төрле милләт вәкилләре яши. Мәсәлән, Потап-Томбарлыда, рус һәм чувашлардан тыш, татарлар да гомер итә.

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында укыту планы нигезендә ана теле буларак чуваш һәм удмурт телләрен өйрәнү өчен сәгатьләр бирелә. Шулай ук барлык тәрбия эшләре дә ана телендә алып барыла. Безнең районда һәр милләт вәкиле үз ана телендә сөйләшә ала, аны өйрәнү өчен мөмкинлекләр бар. Шунысын онытып бетермәү мөһим: ана теленә мәхәббәт гаиләдә формалаша, һәм баланың үз телен белү-белмәве ата-анадан тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев