Баулыда Сыйфат атнасы узды
Ел саен ноябрьнең икенче атнасы – Бөтендөнья сыйфат атнасы, ә ноябрьнең икенче пәнҗешәмебесе Сыйфат көне буларак билгеләп үтелә.
Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Баулы районы территориаль бүлеге белгеч-эксперты Айгөл Сабитова 2нче мәктәпнең 6Б сыйныфы укучылары өчен “Финанслар дөньясы. Кулланучылар хокукларын яклау” темасына әңгәмә рәвешендә дәрес үткәргән. Белгеч укучыларга товар һәм хезмәтләр сатып алганда үз хокукларыңны яклау, акча белән сак эш итү, пластик карталар һәм бакнларның мобиль кушымталарын куллану нечкәлекләре, интернеттан сатып алганда мошенниклардан саклану турында сөйләгән. Шулай ук ул укучыларга сыйфатсыз товарны кибетләргә кире кайтарып бирү тәртибен дә аңлаткан.
– Товар яки хезмәтләр сыйфаты – дөньядагы әйдәп баручы илләр икътисадында аеруча зур игътибар бирелә торган проблема. Чөнки сыйфат азык-төлекнең һәм башка товарларның кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булуы гына түгел, ә кулланучыларның ул товарлардан канәгать булу дәрәҗәсе дә, – ди Айгөл Сабитова.
Роспотребнадзорның территориаль органнары азык-төлек һәм товарларның иминлеген һәм сыйфатын даими рәвештә контрольдә тота, техник регламентлар таләпләре үтәлешен тикшереп тора, шулай ук кулланучыларга консультацияләр бирә һәм, сыйфатсыз товар яки хезмәткә юлыккан очракта, кулланучының судта хокукларын якларга ярдәм итә.
– 2022 елда Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Баулы районы территориаль бүлегенә 91 мөрәҗәгать керде, – дип сөйләде Айгөл Сабитова. – Алар төрле характерда: тәмәке эшләнмәләре сату, коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфаты, кайнар су температурасы белән бәйле сораулар килде. Шулай ук сыйфатсыз товар сатылау турындагы мөрәҗәгать тә булды. Мәсәлән, газ колонкалары һәм су җылыткычлар гарантия срогы вакытында ук ватылу очрагы. Шулай ук сыйфатсыз смартфон һәм телефонга кагылышлы мөрәҗәгать керде. Китерелгән дәлилләрне анализлау нәтиҗәләре нигезендә, ул мөрәҗәгатьләр буенча кисәтү билгеләнә. Кеше гомеренә яки сәламәтлегенә куркыныч янаган очракта, килештерү буенча, урынга барып тикшерәбез һәм гаепле кешене административ җаваплылыкка тартабыз. Кайбер вакытларда материалларны судка юллыйбыз. Кулланучыларга дәгъва язарга булышабыз һәм, эш судка кадәр барып җитсә, анда эксперт сыйфатында катнашабыз.
Кулланучылар товар сыйфатына кагылышлы сораулар белән Роспотребнадзорның территориаль органнарына кайнар линия телефоннары аша мөрәҗәгать итә ала. Ведомствоның Баулы районы территориаль бүлегендә, Бөтендөнья сыйфат атнасын уздыру кысаларында, 2022 елның 14 ноябреннән такси һәм каршеринг мәсьәләләре буенча кайнар линия (телефоны: 8(85569) 5-63-62) эшли башлады. Сораулар 2022 елның 25 ноябренә кадәр кабул ителә.
8 (85569) 5-63-62 телефоны аша яки Баулы шәһәренең Ленин урамындагы 27нче йортка мөрәҗәгать итеп, Роспотребнадзор вәкиленнән консультация алырга була
ФОТО: Айгөл Сабитованың шәхси архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев