Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда санитар-экологик икеайлык үткәреләчәк

Апрель аенда гомумшәһәр шимбә өмәләренең даталары билгеле.

Баулы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров имзалаган “Төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту икеайлыгын үткәрү турында”гы 27нче санлы карар (14.03.2022) нигезендә, 1 апрельдән 31 майга кадәр шәһәрдә территорияләрне җыештыру буенча икеайлык узачак.

Бу айларда шәһәрдә су объектларын, скверларны, балалар мәйданчыкларын, азык-төлек базарларын, халыкның күпләп ял итү урыннарын, ял итү базаларын, бакчачылык ширкәтләрен һәм гараж кооперативларын, шәхси торак секторлары территорияләрен чистарту, контейнер мәйданчыкларын, каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерларны һәм тукталыш павильоннарын норматив хәлгә китерү буенча чаралар үткәреләчәк. Карарда шулай ук гомумшәһәр шимбә өмәләрен уздыру даталары күрсәтелгән. Быел шәһәрдә шимбә өмәләре 2, 9, 16, 23 һәм 30 апрельгә планлаштырылган.

Фото: А.Хөсәенова (2020 ел)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев