Баулыда Кыш бабай суга чумды
Ел саен Яңа ел алдыннан Баулы ветераннары традицион Яңа ел йөзүе ярышлары үткәрәләр. Бу ел да искәрмә булмады, утыздан артык кеше шәһәрнең ябык бассейнына җыелды. Ярышларда теләге булган һәркем катнаша алды.
Яңа ел бәйрәме уңаеннан оештырылучы йөзү ярышлары инде 15нче тапкыр оештырыла. Ярышларны ачу тантанасында барлык катнашучыларны җирле ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Альбина Хәлиуллина, “Сәламәтлек” клубы җитәкчесе Валентина Якупова сәламләде.
– Безнең “Сәламәтлек” клубында җиде спорт секциясе эшли, – дип сөйләде Валентина Якупова. – Ветераннар һәр яклап та актив. Тимераякта шуу, өстәл теннисы, йөзү, скандинавия йөреше һәм башка спорт төрләре киң таралган. Ә Яңа елга багышланган йөзү ярышларын барыбыз да көтәбез.
– Барысы да уңган безнең активистларыбыз, – ди Альбина Хәлиуллина. – Әлеге активистлар район, шәһәр данын һәрвакыт яклыйлар. Ә ярышларда бүләкләр белән безгә нефтьчеләребез ярдәм итә.
Йөзү ярышлары ачылышында Кыш бабай килеп чыгуы – барысы өчен дә көтелмәгән, күңелле сюрприз булды. Ул барлык катнашучыларны котлады, яңа елда сәламәтлек теләде. Көчле алкышлар астында ярышларны Кыш бабай ачты һәм беренче булып суга чумды, дистанцияне санаулы минутларда үтеп, турнирны ачык дип игълан итте.
– “Сәламәтлек” клубы оешканнан бирле мин актив катнашам, – ди быел да ярышларга Кыш бабай костюмын киеп килгән Заһит Хәбибуллин. – Ә быел Кыш Бабай башлыгын киеп йөздем һәм ярышларга старт бирдем.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, хатын-кызлар арасында призлы урыннарны Розалия Исаева һәм Лилия Гыйльманова алды, ә ирләр арасында Рәсил Бакиров һәм Чулпан Зарипов лаек дип табылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев