Баулыда “Каршы як полоса” чарасы үткәрелә
Баулы районында 6-15 мартта уза торган профилактик чара каршы як полосага чыгу белән бәйле хокук бозуларны булдырмауга юнәлтелгән.
Каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны булдырмау максатыннан, Баулы районында 6-15 мартта “Каршы як полоса” чарасы үткәрелә. Бу хакта “Баулы-информ” редакциясенә җирле ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр иттеләр.
Агымдагы елның ике аенда Татарстан юлларында 49 авария теркәлгән, аларда 27 кеше һәлак булган, 81 кеше җәрәхәтләр алган. Бу юл-транспорт һәлакәтләре транспорт чараларының каршы як полосага чыгуы нәтиҗәсендә килеп чыккан.
ЮХИДИ хезмәткәрләре шуны искәртә: юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, машина йөртүче үзенең алдындагы автомобильне узар алдыннан, каршы як полосаның һәм андагы машиналарның куркыныч тудырмавына инанырга тиеш.
“Машинаны узу тыела” юл билгесе гамәлдә булган зонада, тоташ сызык булганда, шулай ук күтәрелү ахырында, куркыныч борылышларда автомобильләрне узып китү тыела.
Таләпләрне бозган өчен, машина йөртүчегә 5 мең сум күләмендә штраф яки 4-6 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный. Кагыйдәләрне кабат бозган очракта, машина йөртү таныклыгыннан бер елга кадәр мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев