Баулыда кагыйдә бозучылар бар
Юлларда айнык булмаган хәлдә машина йөртүчеләр ачыкланып тора.
Баулы районында соңгы ике атнада 95 кеше, юл хәрәкәте иминлеген бозган өчен, административ җаваплылыкка тартылган. Алар арасында машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә бар. Бу хакта “Хезмәткә дан” редакциясенә Россия эчке эшләр министрлыгының җирле бүлегеннән хәбәр иттеләр.
Хәбәрдә язылганча, бу көннәрдә транспорт чарасы белән алкоголь исереклеге хәлендә идарә иткән дүрт шофёр туктатылган.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев