Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баулыда җир закончалыгы таләпләре бозылу ачыкланган

Татарстан республикасы Баулы шәһәр прокуратурасы, баулылы мөрәҗәгате буенча, “Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы” муниципаль казна учреждениесе эшчәнлегендә җир закончалыгы таләпләре үтәлешен тикшергән.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2012 елда “Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы” учреждениесе күп балалы гаиләгә җир участогы биргәндә җир закончалыгы таләпләрен бозган. Мәсәлән, күп балалы гаиләгә бирелгән җир участогының сак зонасында булуы ачыкланган. Ә андый зонада урнашкан күчемсез милек объектыннан файдаланганда, чикләүләр була.

 Шулай итеп, алда телгә алынган учреждение, җир участогын биргәндә, Россия Федерациясе Конституциясенең 36нчы маддәсе, Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 263нче маддәсе, Электр хуҗалыгы объектларының саклана торган зоналарын һәм анда урнашкан җир участокларыннан файдалану шартларын билгеләү кагыйдәләренең 8нче, 10нчы пунктлары нормалары бозылган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан республикасы Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе адресына федераль закончалык таләпләре бозылуны бетерү турныда күрсәтмә җибәрелгән.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев