Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыда яшәүче хезмәт ветераны Рәйсә Гафурова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Рәйсә Хуҗи кызы Оренбург өлкәсенең Абдрахман авылында туып үскән. Анда 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Башкортстан АССРның Бәләбәй шәһәрендә урта белем (10 сыйныф) ала. Аннары Алабуга дәүләт педагогика институтына укырга кереп, башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлегенә ия була.

Ветеран хезмәт юлын туган авылы Абдрахманда башлый. 1970 елда Баулыга күчеп килә, биредәге интернат-мәктәптә эшли. Соңрак 2 нче мәктәптә тәрбияче, аннары татар теле укытучысы булып хезмәт куя. Аның гомуми эш стажы 42 ел тәшкил итә.

Тормыш иптәше Рөстәм Вахит улы белән алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзерге көндә бәхетле әби оныкларына сөенеп яши.

Рәйсә Хуҗи кызы һәр кунакны зур шатлык белән каршы алды һәм бу шатлыклы көндә янәшәсендә булган һәркемгә чын күңелдән рәхмәтен җиткерде.

Фото: bavly.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев