Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыда яшәүче Мөбәширә Исаметовага 90 яшь

Тугыз дистәсен тутырган һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге райондашларны өйләренә барып юбилейлары белән котлау традициясе дәвам итә. Бүген Баулыда яшәүче сугыш чоры баласы, Хезмәт ветераны Мөбәширә Исаметованы да район җитәкчеләре, үзе эшләп лаеклы ялга чыккан балалар бакчасыннан хезмәттәшләре килделәр.

Мөбәширә апаның фатирында бәйрәм рухы сизелә. Үзе дә пөхтә итеп кенә килешле алъяпкычын биленә буып куйган.

– Әле аягымда йөргәндә, мин кунакларны үзем каршы алам, үзем пешерәм, үзем әзерлим, – ди ул. – Шулай да туганнарым, киленнәрем ярдәменнән калдырмыйлар. Йөгереп торалар.

Мөбәширә апа сугыш чорларының ачлыгын да, ялангачлыгын да шактый күргән. Ул һәр көннең кадерен белеп яши.

– Бүгенге көннәргә килеп җитәрмен дип тә уйламадым. Туксан икән инде, – ди ул елмаеп.

Мөбәширә апа өлкән яшенә карамастан, бүгенге көндә дә тегә, чигә, курчаклар бәйли, ясый, шигырьләр иҗат итә. Үзен тәбрик итәргә килгән кунакларга да гомер юлын, тормыш авырлыклары хакында сөйләде, үзе язган шигырьләрен укыды.

Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә һәм Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин булачак.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев