Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыда яңа табиб кабул итә

Баулы район үзәк хастаханәсендә югары квалификацияле белгеч – 30 елдан артык стажлы табиб-гинеколог Диләфрүз Каримжоновна Мирзоалиева эшли башлаган.

Диләфрүз Кәримжоновна 1994 елда Абуали ибн Сино исемендәге Таджик дәүләт медицина институтын тәмамлаган. Согд өлкә бала тудыру йортында, Тобольск шәһәре перинаталь үзәгендә, Кайраккум шәһәренең медицина-санитария частендә акушер-гинеколог булып эшләгән.

Хәзер ул тормыш иптәше, Баулы район үзәк хастаханәсе табиб-травматологы Мирзамад Нәҗмиддинов белән кечерәк, тыныч һәм кунакчыл шәһәребезгә күчеп килергә булган. Аларның барлык балалары да медицина юлын сайлаган: олы кызлары акушер-гинеколог, уртанчы кызлары гаилә табибы һөнәрен сайлаган, кече кызлары, күптән түгел педиатрия факультетын тәмамлап, Баулы район үзәк хастаханәсенә балалар неврологы булып эшкә кайту өчен, укуын дәвам итәргә әзерләнә, уллары медицина югары уку йортында “Дәвалау эше” белгечлеге буенча икенче курсында укый.

Фото: Баулы район үзәк хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев