Баулыда фикердәшләр очрашуы узды
Рәшит Гыйләҗевның картиналар галереясендә җылы, күңелле атмосферада дуслар очрашуы булды. Алар яңалыклар, истәлекләр белән уртаклашырга һәм вакытларын күңелле итеп үткәрергә җыелдылар. Чара җанлы аралашуны, рухи яктан баюны һәм бер-берсенә ярдәм итүне үз итүчеләр өчен күркәм традициягә әверелде.
Бу юлы очрашуның инициаторы якташыбыз Фәрит Мохтасаров булды. Ул туган ягына елына бер мәртәбә кайтырга тырыша. Ул Дубна шәһәрендә яши һәм җирле мәдәни җәмәгатьчелек белән тыгыз бәйләнештә тора, Мәскәү өлкәсендә татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Фәрит Шамил улы ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе, Мәскәү өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Мәскәү өлкәсенең милләтләр эшләре буенча Консультатив совет әгъзасы. Очрашу алдыннан, якташыбыз белән әңгәмә корып алдык.
– Шундый гыйбарә бар: дөньяда иң зур зиннәт – кешеләр аралашуының зиннәте. Бу – сугыш вакытында һәлак булган француз язучысы, хәрби очучы Антуан де Сент-Экзюпери сүзләре. Мин бу сүзләрне күп еллар элек, әле яшь чагында, Дубнага эшкә килгәндә ишеткән идем. Безнең алда бер актриса чыгыш ясады һәм ул үзенең чыгышын: “Үзең белән бер дулкында булган кешеләр белән очрашканда, байыйсың”, – дигән сүзләр белән тәмамлады. Без Баулыга кайткан саен, сыйныфташларыбыз белән дә очрашабыз, без барыбыз да 1нче мәктәпне тәмамладык, – дип уртаклашты Фәрит Мохтасаров.
Фәрит Шамил улы сүзләренчә, ул сыйныфташлары белән очрашу оештырып, аның турында игълан иткәч, барысы да шунда ук җавап бирә һәм бергә җыела. Аларның даими рәвештә җыела торган бердәм компанияләре барлыкка килгән. Шулай ук һәр биш ел саен алар мәктәп җәмәгатьчелеге кысаларында очрашулар үткәрә. Аның фикеренчә, сыйныфташлар белән аралашу – иң мөһим бурычларның берсе, чөнки мондый күрешүләр илһамландыра, яшьлек елларын искә төшерергә мөмкинлек бирә, ә бу, үз чиратында, киләчәккә көч һәм энергия белән баета. Фәрит Мохтасаров 2023 елда Баулы районы делегациясенең Дубнага Сабантуйга баруы турында да сөйләде. Бу кешеләр аралашуының кыйммәтле ресурс булуын тагын бер кат раслаган. Нәкъ менә ул безнең тормышыбызны кызыклырак итә.
– Һәр чара төрлечә уза, чөнки һәм очрашу ниндидер бер яңалк бирә, – ди Фәрит Шамил улы. – Мәсәлән, Сабан туенда без кешеләр белән очрашканда вакытыбызны ничек оештыруыбыз турында сөйләштек. Берәүләр сәламәтлек мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашу, үзләрен формада тоту өчен нәрсә эшләүләре, рациональ туклану турында фикер алышу өчен бергә җыелулары турында сөйләделәр. Болар барысы да – тәҗрибә, белем һәм киңәшләр белән уртаклашу. Шулай ук без мәдәни чаралар, танып белү дәресләре һәм башкалар турында да сөйләштек. Кеше мондый мәгълүматка баеганда һәм конкрет киңәшләр алганда, шулай ук реаль нәтиҗәләр күргәч, яшәү кызыграк була башлый. Һәм бу ветераннар өчен аеруча мөһим, чөнки билгеле бер ритмда яшәгәннән соң сорау туа: лаеклы ялга чыкканда буш вакытыңны нәрсә белән тутырырга? Кеше бит рухи яктан күтәрелергә дә, түбән төшәргә дә мөмкин – барысы да аның бу вакытны ничек куллануына бәйле.
Без гәпләшкән арада, табын да корып куйдылар: савыт-сабалар, күчтәнәчләр урын алды. Очрашу атмосферасы тагын да җылырак, уңайлырак була барды. Вакыт тукталгандай булды: кешеләр рәхәтләнеп аралаштылар, хатирәләре белән бүлештеләр. Әлбәттә, мондый очрашуларның төп максаты – яңа вакыйгалар турында фикер алышу, яңа идеяләр кертү, киләчәккә планнар кору һәм тәҗрибә уртаклашу.
Кагыйдә буларак, мондый очрашулар Рәшит Гыйләҗевның картиналар галереясендә уза. Галерея – шәһәрдәге иҗади кешеләренең йөрәге, үткәннәрне искә төшерү, алдагы адымнарны билгеләү һәм яңа проектлар белән илһамлану өчен җыела торган урын. Ул өч ел элек ачылган, аңа Санкт-Петербургта яшәүче рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Гыйләҗев һәм аның тормыш иптәше – шагыйрә Халидә Гыйләҗева нигез салган.
Рәссамның эшләре Россия, Татарстан музейларында, дәүләт һәм шәхси чит ил коллекцияләрендә саклана, ә күргәзмәләре Мәскәү, Париж, Неаполь, Казан кебек эре шәһәрләрдә уза.
Картиналар галереясының баулылар һәм шәһәр кунаклары арасында ни өчен шундый популяр булуы гаҗәп түгел. Биредә төрле картиналар тәкъдим ителә – портретлар, пейзажлар, натюрмортлар. Экспозициядә табигатькә һәм туган якка багышланган картиналар аерым урын алып тора.
– Рәшит Гыйләҗев бик талантлы, абстракциядә аеруча, – ди очрашуга килүчеләрнең берсе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзасы Әнисә Биктимерова. – Аның картиналары күзне иркәли, портретлары – бигрәк тә, рәссам кешенең холкын һәм эчке дөньясын бик оста итеп сурәтли.
Очрашуда катнашучылар сүзләренчә, танылган рәссам Баулыга август аенда киләчәк – ул вакытта да фикердәшләрне бергә җыю планлаштырыла.
Фото: Айгөл Габдрәфыйкова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев