Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыда чыршы-наратлар – сак астында

“Бавлылес” предприятиесе Яңа ел алдыннан халыкка сату өчен бер-дүрт метрлы 300 нарат әзерләгән, бәяләре – 200 сумнан алып.

Агачларны законсыз кискән, ягъни урман закончалыгын бозган өчен җәза каралган. Мәсәлән, аеруча сакланыла торган участоктан чыршы һәм нарат кискән өчен биш мең сумнан артык штраф салына, җинаять эше ачыла.

Закон бозуны булдырмау өчен, декабрь уртасыннан районда “Чыршы” операциясе башланачак. Урман чибәркәйләрен сатып алган баулылар сатучыдан чек сорау кирәклеген истә тотарга тиеш. Хокук саклау органнары туктаткан очракта, чек булмаса, закон бозмауны дәлилләү мөмкин булмаячак. Чыршыны документсыз алып баручы кешегә административ хокук бозу турныда беркетмә төзелә, биш мең сум штраф салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев