Баулыда балалар игътибар үзәгендә
2021 ел башыннан Баулы районы территориясендә балалар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте булган. Аларның берсендә бала һәлак булган, икенчесендә җитди тән җәрәхәтләре алган.
Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан 17-30 март көннәрендә “Язгы каникуллар” акциясе үткәрелә. Бу көннәрдә бүлекчә хезмәткәрләре рейдлар, юлдагы бәла-казаларны кисәтү максатыннан чаралар үткәрә. Хокук сакчыларының игътибар үзәгендә балалар булачак.
Фото: yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев