Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыда балалар бакчасы коллективы тулысы белән район газетасына язылды

Бүген “Баулы-информ” редакциясенең абунә менеджеры Гөлнара Нәбиуллинаны «Колокольчик» балалар бакчасы үзенә чакырды. Балалар бакчасында эшләүче бөтен хезмәткәрләр дә район газетасына теләп язылды.

– Балалар бакчасы коллективына рәхмәт. Аларның бердәм, тату һәм җитәкчеләре белән бер “дулкында” булып эшләүләре сизелә, – дип сөйләде Гөлнара Нәбиуллина. – Чөнки алар язылу гына түгел, ә коллектив фотога да төштеләр. Без бу дуслыкны кадерлибез һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез, чөнки һәр укучыбыз безнең өчен кадерле. «Колокольчик» балалар бакчасы  коллективыннан башка оешмаларга һәм учреждениеләргә үрнәк алырга кирәк дип уйлыйбыз.
– Редакциянең шулай эш урынына килеп район газетасына яздырулары безгә уңайлы, – ди балалар бакчасы мөдире Зилә Китапова. – Газетаны безгә бакчага китереп бирүләре дә уңайлы булачак. Без район газетасын көтеп алабыз. Еш кына безнең хакта булган материаллар да басыла, гомумән, районыбыз кешеләре хакындагы газета безгә кадерле дә, якын да.   
Исегезгә төшерәбез, һәр абонент призлар уйнатуда катнаша. Ул 2023 елның 28 декабрендә 16 сәгатьтә «Баулы-информ» редакциясендә лототрон ярдәмендә узачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев