Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыда Абунәче көне узды

Шәһәрнең почта бүлекчәсендә Абунәче көне үткәрелде. Анда Баулы районы газеталарына да язылучылар булды.

90 яше белән баручы Валентина Кочеткова – Баулы  районы газетасының тугры юлдашы. Ул аны гомере буе укып бара. Бүген исә аны газетага туганы яздырды. Аның сүзләренә караганда, Валентина Филипповна газетаны көтеп ала, һәр ярты ел саен яздыртуларын үтенә. 

“Мин, иң элек, газетаның беренче һәм соңгы битен укыйм, – ди  Валентина Кочеткова. – Аннары урта битләргә күчәм. Районның бөтен яңалыгын белеп торам. Мин газетасыз тора алмыйм”.

Альтернатив язылуга өстенлек бирүчеләр дә бар.  Мәсәлән, пенсионер  Роза Вәлиева редакциядән ерак түгел урнашкан йортта яши.  Шуңа күрә газетаны үзе килеп алуны хуп күрә.

“Урамга саф һавага йөрергә еш чыгам, бер уңайдан редакциягә дә кереп чыгам. Газетаны үземә килеп алу уңайлырак, өстәвенә хакы да очсызрак”, – ди ул.

“Баулы-информ” редакциясе 5-15 июньдә Абунә декадасы үткәрә.* Бүген газетага ташламалы бәядән язылуның соңгы көне. Бүген эш көне тәмамланганчы, Баулы районы газеталарына 2023 елның икенче яртыеллыгына 809 сумга язылып калырга була. Альтернатив язылу 540 сум тора. 

Абунәне почта бүлегендә һәм редакциядә рәсмиләштереп була. Белешмәләр өчен телефоннар: 5-64-47, 5-64-50. 

Реклама 16+

*Акция 5-15 июньдә үткәрелә

“Татмедиа” АҖ филиалы “Баулы-информ” 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев