Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы ЗАГСында февраль аенда 6 сабый теркәлгән

Февраль аенда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГСында 6 сабый теркәлде: 1 малай һәм 5 кыз. Шуларның 3се гаиләдә беренче, 2 се - икенче, 1 - өченче бала булып туган.

Әти-әниләр балаларына Ранель, Амилия, Ариана, Дарина, Мария, Сәфинә дигән исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага – 24, иң яшь әтигә 25 яшь,  иң өлкән анага 35, иң өлкән әтигә 39 яшь.

ЗАГСта февраль аенда 6 язылышу турындагы акт төзелде. Иң яшь кәләшкә 20 яшь, иң яшь кияүгә 19 яшь, иң олы кияүгә – 38, кәләшкә – 33 яшь.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев