Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы ЗАГСында – алтын туй

Баулы шәһәрендә яшәүче Мөхитовларны ЗАГС бүлегендә алтын туйлары белән тәбрик иттеләр.

Рузалия һәм Наил Мөхитовлар туй юбилейларын балалары, оныклары, туганнары һәм район җитәкчелеге белән билгеләп үттеләр. Аларны Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, Баулы мәдәният йорты директоры Ләйлә Сәйфуллина тәбрик итте. ЗАГС бүлеге начальнигы Сиринә  Мөрсәлимова Рузалия апа белән Наил абыйны районның мактаулы гаиләләрен теркәү китабына кул куярга чакырды. Аннары матур пар вальс әйләнде. Мәдәният йорты артистлары башкаруындагы җырлар бәйрәмне тагын да күркәмрәк итте.
Баулы халкы Мөхитовларны хезмәт сөючән, кешелекле, гадел гаилә буларак белә, хөрмәт итә.  
Рузалия апа тумышы белән Бөгелмә районы Димескәй авылыннан. 8нче сыйныфны тәмамлагач, Казанда пешекче һөнәрен үзләштереп, ашханәдә эшли башлый ул. Күп тә үтми, кызны бригадир итеп куялар. Көннәрдән бер көнне ул Тәтеш районы Олы Тархан авылына иптәш кызларына кунакка кайта. Шул көнне күрше егете Наилне армиягә озату кичәсе була. Бер-берсенә бер күрүдә гашыйк була яшьләр. Ике ел буе алар арасында мәхәббәт хатлары йөри. Егет армиядән кайткач, тимерне кызуында сугып, кызга тәкъдим ясый. Шулай итеп Мөхитовлар гаиләсе барлыкка килә.
Гаилә 1979 елда Баулыга күченә. Алар биредә йорт салып керәләр. Икесе дә тырышып эшлиләр. Наил абый ПАТПда, УТТда машина йөртүче була. Рузалия апа пешекче хезмәтен башкара, шәһәр мәдәният йортында эшли.
Мөхитовлар 3 бала үстергәннәр. Бала кайгылары да күрергә туры килгән аларга. Бүгенге көндә уллары, киленнәре, оныклары белән гомер итә алар. 
“Яшь чакта нинди булдык, гомер иткәндә дә шулай булырга кирәк. Мин, дип, башны чөеп йөрергә ярамый. Әти-әнием мине ир кешегә хөрмәт белән карарга өйрәтеп үстерде. Иптәшем бик әйбәт булды, Аллага шөкер. Улыбыз Нәфис гаиләсе, оныкларыбыз рәхәтендә яшибез хәзер. Алдагы көннәрдә дә шулай тигезлектә гомер итәргә язсын”, – дип сөйләде Рузалия апа. 
Барлык туганнарын берләштереп, туганлык җепләрен саклап яшәүче матур гаилә Мөхитовлар.
“Рузалия апа белән Наил җизни шушы олы бәйрәмгә килеп җиттеләр. Без, туганнарны барлап, җыеп яшиләр алар. Аралашып, туганлык җепләрен саклап яшибез. Алдагы көннәрдә дә аралашып яшәргә насыйп итсен. Аларга исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, иман байлыгы телим”, – дип сөйләде редакция хәбәрчесенә Мөхитовларның туганнары Айрат Кәлимуллин.  
Мөхитовларны тәбрикләгәндә, уллары, киленнәре, барлык оныклары да аларның олы мәхәббәтне саклап яшәүләренә соклануларын белдерделәр. Чыннан да, әле дә бер-берсенә мәхәббәтле күзләр белән карый соклангыч пар.
“Әти белән әни, бер-берсен яратып, авыр сүз әйтешмичә, тату яшәделәр. Безне тәрбияләп үстерделәр. Хәзерге көндә дә безгә ярдәм итеп торалар.  Мин аларга бик рәхмәтле. Пар канатлары сынмасын, озак еллар шулай бергә гомер итсеннәр. Алар бергә булса, безгә дә күңелле”, – дип сөйләде уллары Нәфис Наил улы. 
Бергә гомер итү дәверендә көтелмәгән мәшәкатьләр, киртәләр, кайгы-хәсрәтләр күрергә туры килсә дә, Рузалия апа белән Наил абый бер-берсенә ышанычлы терәк-таяныч була белгәннәр, авырлыклар алдында югалып калмаганнар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев