Баулы юлларында “Полиция Кыш бабае”
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Баулы бүлекчәсе хезмәткәрләре “Полиция Кыш бабае” акциясенә кушылып, үзәк урамнарга чыктылар. Матур традициягә тугры калып быел да машина йөртүчеләрне котладылар.
Гадәти булмаган патруль машина йөртүчеләрне бер-бер артлы туктатып, руль артында утыручыларның тиешле документларын тикшерү белән беррәттән, погонлы Кыш бабай һәм Кар Кызы аларны Яңа ел белән дә тәбрик иттеләр. Машина йөртүчеләргә юлларда игътибарлы булырга кирәклеген тагын бер тапкыр исләренә төшереп, юл кагыйдәләре үтәү хакында белешмәлекләр дә тараттылар.
Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев