Баулы юбиляры Шәфкыя Садыйкова: “Хәрәкәттә – бәрәкәт”
Бүген Баулыда яшәүче Шәфкыя Садыйкова 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.
Шәфкыя Мөгыйн кызы Кызыл Басу авылында туып үсә. Бала вакытында ук ятимлек ачысын татый: 7 яшьлек чагында әнисе дөнья куя. Шул көннән башлап, тормышлары аеруча авырлаша.
Шәфкыя апа сөйләгәнчә, аңа нибары дүрт класс кына укырга туры килә.
“Мәктәптә ничек кенә укырга теләсәм дә, барып чыкмады, – ди ул. – Башка балалар кебек үк, мине дә фермага, колхозга эшкә җибәрделәр. Мин бәрәннәр, кәҗәләр карадым”.
Ул авыр елларны искә алырга яратмый Шәфкыя апа. Шулай да, язмышыннан зарланмый.
Бераз үскәч, Баулыга килеп, тампонаж цехына эшкә керә ул.
“Озак еллар Бөгелмәдән цемент ташыдым. 50 килограммлы капчыкларны яшь кызлар белән зур йөк машиналарына төйи идек. Авыртудан күзләр яшь белән тула”, – ди юбиляр.
Цехта эшләгәндә, булачак тормыш иптәше – нефть тармагында тракторчы булып эшләүче Әнвәр Садыйков – белән таныша Шәфкыя апа. Яшьләр 1953 елда өйләнешә. Өч уллары туа.
Шәфкыя апа озын гомерлеләр нәселеннән. Әтисе Мөгыйн абый йөзгә кадәр яшәгән. Юбилярның кече улы Илдус Әнвәр улы сөйләгәнчә, бабасы – сугыш кичкән кеше, камалыш вакытында Ленинградны саклаган. Сугыштан кайткач, актив һәм хәрәкәтчән, хезмәт сөючән булган. Кызы, Шәфкыя Мөгыйн кызы да аңа охшаган. Ул әле дә бакчасында бәрәңге утырта, балаларын көтеп тормыйча, аны үзе күмә, чүпләрен утый. Кышын да көн саен бакчаларын ике-өч тапкыр урап керә. Хәрәкәттә – бәрәкәт, ди ул.
“Гел хәрәкәттә һәм актив булу көчле һәм яшь калырга ярдәм итә. Без бит кечкенәдән эшләп үстек, күрше авыл мәктәбенә җәяү йөреп укыдык. Нигездә, үлән һәм үзебез үстергән яшелчә, җиләк-җимеш белән тукландык. Шуңа күрә безнең буын, хәзерге яшьләргә караганда, ныграктыр, дип уйлыйм”, – ди ул.
Бүгенге көндә Шәфкыя апа балалары һәм оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп гомер итә. Өлкән улы Илдар гел янында. Улы Илдус та гаиләсе белән, хәлләрен белеп, ярдәм итеп тора. Уртанчы улы Фәнис Ленинград өлкәсенең Выборг шәһәрендә яши, еш кайта алмаса да, телефон аша аралашып торалар. Шәфкыя апа – бай әби, өч оныгы, өч оныкчыгы бар. Ул барлык оныкларын да татарча сөйләшергә өйрәткән, алар әбиләрен олуг юбилее белән дә ана телләрендә котлаганнар.
Шәфкыя апаны якыннары, туганнары гына түгел, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина да тәбрикләде. Традициягә кергәнчә, юбилярга чәчәкләр һәм ил президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.
Ләйсән Галимова
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев