Баулы яшьләре “Пушкин картасы” буенча мәдәни чараларга йөри
Беренче сентябрьдән "Пушкин картасы" эшли башлады.
Карта ярдәмендә Баулы укучылары һәм студентлары мәдәният йортында оештырылган «Флюид-Арт» иҗат мастер-классында катнаштылар.
"Пушкин картасы" буенча 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр дәүләт исәбенә мәдәни чараларга йөри алачак, - дип аңлатты балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча мәдәният бүлеге методисты Лилия Мәҗитова. - Бүген мастер-класс барышында балалар флюид-Арт техникасында рәсем ясарга өйрәнәчәк, без аларны буяуларны кушырга, фантазияләргә өйрәтәчәкбез".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев