Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы хуҗабикәсенең тәрәз төбендә җиләкләре пешә

Баулыда яшәүче Гайнетдиновларның фатирлары тәрәзә төпләрендә җиләкләр пешеп утыра. Кышкы чорда шулай, сагындырып кына санаулы җиләкләр үсә.

Без килеп кергәндә Гайнетдиновлар фатирына җиләкнең хуш исе таралган иде. Фатир тәрәзә төбендә эре булып җитешкән җиләкләрне алар ел саен үстерергә өйрәнгән.

– Гаиләбез белән җиләк яратабыз. Зур эшнең башы да шуннан булды, – дип сөйләде Гөлназ Гайнетдинова. – Кыш көне шулай, аз гына утыртабыз “җәй тәме” өчен генә. Ә яз җиткәч, җиң сызганып эшкә тотынабыз. Татар Кандызы авылында җиләк өчен генә зур теплицаларыбыз бар. Анда 300-400 төп эре сортлы җиләкләр утыртабыз. Ә бакчадагысы мең төпкә якын.

Яз җитү белән хуҗабикә яшелчә һәм җимеш үсентеләре дә утырта башлый. Фатирда махсус киштәләр, алар лампалар белән яктыртыла һәм җылытыла.

– Быел берничә төр борыч утырттым. Чәчәкләр бик яратам, шулай ук чәчәкләр утырттым, шытып чыкканнарын көтәм, – ди Гөлназ. – Мин үзем җиләк-җимешләр, яшелчәләр үстерергә яратам. Ә әнием Рушания Мәссәлимова безнең як табигате өчен ятрак булган җимеш агачлары үстерә. Берничә ел инде күк җиләк (голубика) үстерә. Әлеге җимешне үстерү гаять катлаулы, аңа ярашлы туфрак бездә юк. Шулай да әнием аны үстерү серләрен белә.

Гайнетдиновлар гаиләсе шәһәрдә яшәсәләр дә җир эшен, авыл тормышын үз итә. Аларның күмәк крестьян-фермерлык эшен ачуга да алты-җиде ел.

– Иптәшем Руслан малчылык белән шөгыльләнә, ит җитештерәбез. Үзебезнең җирләр бар, шунда иген үстерәбез, – дип сөйләде тырыш гаиләсе хакында Гөлназ. – Шулай ук барыбыз да җир эшен яратабыз. Балаларыбыз – Розалина, Риана һәм кечкенә улыбыз Данир да безнең ярдәмчеләребез. Аңа биш кенә яшь булса да, барыбызга да ярдәм итәргә өлгерә. Бигрәк тә җиләк җыярга ярата ул.

Гөлназ бакчачылык эше белән беррәттән бик тәмле итеп тортлар да пешерү серләренә өйрәнгән.

– Тортлар, пироглар яратабыз, – ди хуҗабикә. – Кышка бик күп итеп җиләк-җимеш туңдырып куябыз. Кыш буе шулардан тәмле ризыклар пешереп якыннарымны сыйлыйм. Соңгы араларда тортларыма сорау да туды. Шулай булгач, ник үстермәскә дә, ник пешермәскә? Бик рәхәтләнеп.

Җиләкләр нинди туфрак ярата, аларны кайчан һәм ничек күчереп утырту отышлы? Нинди сортларны сайларга кирәк? Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.

 

Фото:Индира Сәйфуллина һәм Гайнетдиновларның шәхси архивы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев