Баулы хуҗабикәләре тәҗрибә уртаклаша
Көннәр салкынайту белән, гадәттә, тавыклар йомырка салуны сирәгәйтә башлый, кайберләре бөтенләй туктыйлар.
Тавыклар кыш уртасында да йомырка салсын дисәгез, аларның урыннары җылы булсын. Аларга махсус бер азык та бирмичә дә йомырка алырга була.
Ризыклары - көрпә кушылган болгау, кичкә бодай ярмасы. Су алларында торса яхшы.
Асларындагы печәнне дә яңарткалап торырга кирәк, алар аннан вак кипкән яфракларны чүпләп рәхәтләнеп ашыйлар.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев