Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы хастаханәсенең бәйрәм көннәрендә эш сәгатьләре

Баулы район үзәк хастаханәсе, табиблык амбулаторияләре һәм авыл җирлекләрендәге ФАПларның озакка сузылган ялларда эш сәгатьләре турында мәгълүмат.

Стационарның кабул итү бүлеге:
Барлык бәйрәм һәм ял көннәрендә стационарның кабул итү бүлеге тәүлек буе эшли, ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итә.
Стационар ярдәм:
Стационар медицина ярдәме штат режимында күрсәтелә.
Поликлиника:
2024 елның 30 декабрендә поликлиника штат режимында, шимбә графигы буенча, 8-16 сәгатьләрдә эшли.
2025 елның 3 һәм 6 гыйнварында поликлиникада дежур табиблар кабул итә: участок терапевтлары, гомуми практика табиблары, педиатрлар, хирург һәм стоматолог. Моннан тыш, бу көннәрдә ташламалы рецептлар язу, өйгә чакыртулар буенча хезмәт күрсәтү һәм хезмәткә яраксызлык кәгазьләре рәсмиләштерү дә каралган.
Табиблык амбулаторияләре:
2025 елның 3 һәм 6 гыйнварында табиблык амбулаторияләре, төшке ялсыз, 8-14 сәгатьләрдә ачык була.
Фельдшер-акушерлык пунктлары:
2025 елның 3 һәм 6 гыйнварында фельдшер-акушерлык пунктлары 8-11 сәгатьләрдә эшли.
Ныклы сәламәтлек, күңелле яллар телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев