Баулы хәрбие: “Язмышыңнан кача алмыйсың”
“Бергә – Җиңүгә” дип исемләнгән махсус проект кысаларында, “Печник” позывнойлы сугышчы турында бәян итәбез
2022 елда илдә махсус хәрби операция игълан ителгәннән соң, күп кенә баулылар ватан сагына бастылар. Мобилизация буенча китүчеләр дә, котрактчылар да уртак җиңүгә өлеш кертәләр. “Печник” позывнойлы сугышчы да – җиңүне якынайтучыларның берсе. “Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесе якташыбыз кыска вакытлы ялда чагында аның белән очрашып сөйләште.
Хәлиткеч карар
Язмабыз герое – Россия кораллы көчләрендә армия хезмәте узган ир-егет, ул Мәскәү өлкәсендә КГБ частеның чик буе отрядында хезмәт иткән. Шуңа күрә контракт килешүе төзегәндә күңелендә курку булмый. Ә бу җитди карарга ул озак уйланулардан соң килә.
Махсус хәрби операциягә китәргә ел ярым кала төш күрә ул.
– Кайдадыр корал белән йөрим икән дип төш күрдем. Ул төш еш кабатланды, – дип сөйләде якташыбыз.
Шуннан соң уйлана башлый ул һәм, илгә шундый авыр вакытларда уртак эшкә үзенең өлешен кертергә дип, билгеле бер карарга килә һәм Россия Федерациясе оборона министрлыгы белән контракт килешүе төзи. Билгеле, гаиләсе аның бу карарын хупламый. Кемнең инде якын кешесен ут эченә җибәрәсе килсен.
– Хатыным риза түгел иде, – ди сугышчы. – Ул мине нык үгетләде, без хәтта аерылыштык, ялга кайткач, кабат өйләнештек.
Гаиләдә ике бала – 6 һәм 10 яшьлек ике уллары бар. Әтиләре алгы сызыкка киткәч, бик юксынганнар.
– Алар мине бик яраталар, мин дә аларны яратам, – ди ата кеше. – Мин киткән вакытларда, бәләкәй малай, мине сагынып, минем киемнәрне иснәп йөргән, әтиемнең мендәре дип, минем мендәрдә йоклаган.
Гаилә телефон аша аралашып торырга тырыша. Сугышчы әйтүенчә, штурмга барганда, элемтә бик булмый.
Контракт килешүе төзеп, махсус хәрби операция зонасына киткәнче, аны, башка контрактчылар белән бергә, башта Екатеринбург шәһәренә җибәрәләр. Аннары сугышчыларны Кырымга, Севастопольгә алып китәләр. Биредә ун көн хәрби әзерлек узгач, Херсон өлкәсенә юл тоталар һәм аларны хәрби частьларга билгелиләр.
Ул өлкән матрос була, хәзер миномёт батареясында хезмәтен башкара. Ул хезмәт иткән частьта баулылар юк. Хәер, илнең төрле якларыннан җыелган сугышчылар, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә башлагач, якташлар, туганнар кебек якын кешеләргә әверелә.
“Печник” әйтүенчә, якташларының гуманитар ярдәме, посылкалар махсус хәрби операция зонасына килеп җитә, штурмнардан ял итеп торганда ашау ягыннан проблема юк анысы.
– Төрле чак була, – ди сугышчы. – Штурмга барганда үзең белән күп азык-төлек алып булмый, броник кына да 24 килограмм. Кайда су бар, шуны кулланырга туры килә кайчагында. Штурмга, урман полосалары буйлап, ун чакрымнан артык җәяү бардык гел, чөнки ачык җирдә куркынычрак.
Якташыбыз, махсус хәрби операция зонасында ватан сагында торучылар – геройлар, дигән фикер белән килешүен әйтте. Аның сүзләренә караганда, алгы сызыкта хезмәт итү өчен куркусызлык, тәвәккәллек кирәк. Язмабыз герое үзе дә бу сыйфатларга ия кебек тоелды. Билгеле, беренче тапкыр штурмга кергәндә курку була, аннары тора-бара хәрби хәрәкәтләргә азмы-күпме өйрәнелә.
– Кеше бар нәрсәгә күнегә, тора-бара авырлыкларга иммунитет хасил була кебек, – ди ул. – Шулай да иң кыены – сугышчан иптәшләрне югалту. Күз каршыңда сугышчан иптәшләрне югалту авыр, күңел бик сыкрый, бик жәллим аларны. Араларында күп балалылар да бар, – ди ул.
Тернәкләнү
– Алгы сызыкта сынаулар саклап кына тора, курыкмаска кирәк, шулай да язмышыңнан кача алмыйсың, – ди сугышчы.
Штурмнарның берсендә ул яралана. Дәвалану барышында умыртка баганасы белән проблемалары ачыклана.
– Миңа операция ясадылар, умыртка баганамны титан пластиналар белән ныгыттылар, – дип сөйли якташыбыз.
Сугышчы операциядән соң “Тәгәрмәчле тернәкләндерү үзәге” проекты кысаларында мобиль комплекста да тернәкләнү узган. Ул яңа адаптив спорт төре буенча уникаль ярышларда, ягъни “СОГУКАР” дип йөртелүче тренажёрларда узышу чарасында да катнашты.

– Марат Ильясовның тренажёрларында бер ай чамасы, шимбә һәм якшәмбедән кала, көн саен шөгыльләндем, яхшы якка үзгәрешләр сиздем, – ди ул. – Мин үзем дә гел зарядкалар ясап торам. Элек тә турникта күтәрелергә, суда йөзәргә ярата идем. Малайларымны да спорт күнекмәләренә өйрәтергә тырышам.
Спорт белән дус булуы организмны торгызуда ярдәм итә, билгеле. Шуңа күрә, сугышчы фикеренчә, физик әзерлекнең яхшы булуы егетләр өчен бик кирәк.
Сүз уңаеннан, якташыбыз, махсус хәрби операция зонасындагы батырлыгы өчен, РФ дәүләт бүләгенә – Жуков медаленә – лаек булган.
Махсус хәрби операция күпләрнең тормышка карашын үзгәртте. Язмабыз герое да якыннарының, гаиләсенең кадерен күбрәк аңлый башлаган.
Санаулы көн тиз уза дигәндәй, хәзер инде аның ялы төгәлләнде, ул кабат сугышчан иптәшләре янына юл тотты. Аны анда көтәләр, бергәләп Җиңүгә ирешәселәре бар.
Гаиләсе, якташлары аның, исән-имин булып, тизрәк җиңү белән кайтуын көтеп кала. Махсус хәрби операциядәге барлык хәрбиләргә дә туган якларына сау-сәламәт әйләнеп кайтырга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев