Баулы халкы урам китапханәсеннән бик теләп файдалана
Парк буйлап йөргәндә баулыларның «тере» китаплар, журналлар һәм газеталар карап, алып уку мөмкинлеге бар. Шәһәрнең үзәк өлешендә Җиңү һәм Хезмәт даны паркында Фәнис Яруллин һәйкәле янында урам китапханәсе урнашкан. Ул инде өч елдан артык эшләп баулыларны сөендерә.
Атна саен үзәк китапханә хезмәткәрләре биредәге китапларны яңарталар. Анда төрле темаларга китапларны шәһәр халкы үзләре дә китерә. Урам китапханәсе буккросинг форматында эшли, ягъни һәр кеше теләсә нинди ошаган китапны үзе белән ала яки басманы шунда ук укый ала.
– Атнасына бер тапкыр киләбез һәм китапларны яңаракларына алыштырабыз, ә искеләрен алып, утильләштерүгә җибәрәбез. Яңаларын калдырабыз, – ди үзәк китапханәдә укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Зоя Дегтярева. – Кешеләр үзләре дә китаплар алып килә. Аларны да карап торабыз, чөнки алар арасында төрле темаларга язылганнары бар. Еш кына нәфис әдәбият китерәләр, тармак әдәбияты бик аз, аш-су һәм балалар китаплары бар. Балалар китаплары бик тиз таралып бетә. Андый китапларга һәрвакыт сорау бар.
Баулылы Регина Бекерова сүзләренчә, урам китапханәсе бик уңайлы. Теләге булган һәр кеше инде укылган, кирәкмәгән китапларын алып килеп куя ала, яки аннан кызыксындырган китапларны алып уку мөмкинлеге бар. Шунысы сөенечле, урам китапханәсе киштәләре беркайчан да буш түгел.
– Китапларга бик бай киштәләр. Мин биредән үтеп киткәндә һәрвакыт тукталам, китаплар белән кызыксынам, – ди ул.
Урыннан ерак китмичә генә утыргычларга утырып та укырга мөмкин. Китапны, гадәти китапханәдәге кебек, вакытлыча өйгә дә алып торырга була.
– Бирегә дә, укучылары йортына да китаплар китергәнем бар, – ди баулылы Любовь Варламова. - Аннары килеп карыйм, минем китапларым булмый. Димәк, кемдер ала, укый дигән сүз бит. Мондый китапханәләр кирәк. Кирәкле китапларны алалар, укыйлар. Бик уңайлы.
– Урам китапханәсен уйлап табу яхшы фикер дип уйлыйм. Узып барганда да китаплар укырга, карарга мөмкинлек булдырдылар. Файдалы урын, – ди баулылы Рәфина Гәйнуллина.
Зоя Дегтярева сүзләренчә, урам китапханәсе урнашкан мәйданчыкта бер җитешсезлек бар. Китап киштәләре ачык булу – аларны начар һава шартларыннан саклый алмый.
– Китап киштәләре ябык булса, китаплар озаграк сакланыр иде, – ди ул бер китапны кулына алып. – Менә бу китап яхшы, ләкин тышлыгы су үтү сәбәпле бүртеп чыккан. Кыш көне хәтта кар астында да китаплар ята.
Шулай итеп, шәһәр һәм районның теләсә кайсы кешесе урам китапханәсеннән файдалана ала, монда теркәлү таләп ителми, югалту өчен яки озак вакыт куллану өчен штраф та алынмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев