Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы ветераны хезмәте белән үрнәк

Без тыл һәм хезмәт ветераннары хакында язмаларны дәвам итәбез. Аларның чираттагысы Баулыда гомер итүче хезмәт ветераны Фәүзия Исмәгыйль кызы Шәйдуллина. Ул 34 ел дәвамында почта элемтә бүлегендә эшләгән.

Фәүзия апа кунакка безне үзе чакырды.

– Килегез әле. Минем дә бит бала чагым гади булмады. Үзем исән чакта сөйләп калдырыйм әле, – диде телефон аша.

Берничә көннән без Фәүзия апа яшәгән йортка килдек.

– Акыллым, әллә бер ни дә сөйләмәскәме? Мин бит бер ярлы баласы, үскән вакытымда бик кыерсытылып, җәберләнеп үскән бала. Оялам да. Үскән вакытта без бер нинди дәрәҗәсез, иң ярлы кеше идек авылда...

1936 елда Исергәп авылында туган Фәүзия Шәйдуллинаның балачагы ятимлек, ачлык белән үткән. Ике яшьтән ятим калган баланың ашарына да, кияренә дә булмаган. Ветеран ул вакытларын авырлык белән сөйләде.

– Миңа ике яшь ярым булганда, әнием тагын бер ир бала тапкан. Әмма баладан соң авырып киткән. Авылда медпункт кебек җир бар иде, шунда унөч көн яткан ул, – дип сөйләде Фәүзия Шәйдуллина. – Әтием дә гарип иде. Мин, тагын шул яңа туган унөч көнлек баланы кочаклап, тол калган ул. Миңа кадәр дә Мөсәгыйть исемле балалары булган. Ул ун яшьләр тирәсендә үлгән. Яңа туган энебезгә шул исемне  – Мөсәгыйть дип кушканнар. Болай да хәерчелек белән яши идек. Әниебез үлгәч, бөтенләй кыен хәлдә калдык. Теге бала да елады да елады. Белмим инде, ашау җитмәдеме, карау җитмәдеме...озак тормады, энем үлде.

Фәүзия апа сөйләве буенча, әтиләре гарип булса да, бер көн дә тик тормаган, гел эштә булган.

– Әтиебезнең гариплеге дә шуннан, ул кечкенә чагында базга егылып төшкән булган. Ул да ятим булып үскән, караучы, игътибар бирүче булмагандыр күрәсең, – дип сөйләде Фәүзия Шәйдуллина. – Шундый гарип булса да, әтием гел көтү көтте. Элек авылда бит маллар күп иде. Исергәптә, Томбарлыда да эшләде. Мин әле кечкенә чагымда Томбарлыга кадәр бәләкәй арба тартып берничә тапкыр аның янына барганымны хәтерлим.

Ничек кенә авыр булса да, Фәүзия Исмәгыйль кызы укырга, белем алырга тырышкан. Төзелеш оешмасында җир казучы булып та, штукатур булып та эшли. Мәскәү шәһәренә вербовка белән җибәрелә. Аннан кайтып, почта элемтә бүлегенә эшкә урнаша һәм гомере буе шул эшенә тугъры кала. Җитәкче урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. Баулыдан Тюмень якларына китеп тә шул ук эштә эшли. Эшләү дәверендә бик күп рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.

Фәүзия Шәйдуллинаның балачак хатирәләре, укыган еллары, күргән авырлыклары хакында тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев