Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы ветераны: “Елап та, җырлап та алам”

Җиңү көне уңаеннан, хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, 93 яшьлек Рәкыя Сөбханкулова белән очрашып сөйләштек. Язмыш җилләре кайда гына йөртсә дә, гомере буе авыр физик хезмәт юлдашы булган аның: төзүче, бетончы, слесарь-җыючы булып эшләгән.

Сугыш урлаган балачак
– Мин бит Башкортстаннан күченеп килдем, мине монда беркем белми, – дип башлады сүзен Рәкыя апа. 
Хәтер йомгакларын сүтә башлаган идек, аның Баулы кызы булуы ачыкланды. Олыгайган көнендә язмыш җилләре аны туган якларына алып килгән.
Рәкыя Сөбханкулова 1931 елда Баулы районы Салих авылында 9 балалы гаиләдә дөньяга килә. Ул күкрәк баласы чагында ук гаилә “Баулы” совхозына күченә. Бөек Ватан сугышы башланганда, кызга 10 яшь була. Бу көнне яхшы хәтерли ул.
– Мин Шалтыда апамнарда кунакта идем. Ул шунда кияүдә иде, – дип искә ала язмабыз герое. – Апамнарның, сугыш башланган, дип сөйләгәннәрен ишеттем. Берничә көннән җизнәйне фронтка алып та киттеләр, апам җиде айлык авыры белән калды. Үземнең дә өч абыйны сугышка озаттык. 1923 елгысы өйләнмәгән иде, сугыштан исән-имин әйләнеп кайтты. Ә икесе хәбәрсез югалды. Олы абыемның хатыны җиде айлык бала белән торып калган иде ул киткәндә. Ә икенчесенең өйләнгәненә нибары бер атна иде.  
Кыз, башка чордашлары кебек үк, кечкенәдән ачлык-ялангачлыкны, авыл хезмәтенең авырлыгын татый. Бала чагы булмый да диярлек аның: тылда хезмәт куя.
– Ачлык, өскә кияргә кием булмады, 9 бала идек бит, – дип искә ала Рәкыя апа. – Кечкенәдән кырга утауга йөрдек. Үсә төшкәч, ындыр табагында эшли башладык. Совхозның зур склады бар иде. Шунда, машинага төяп, бодайны алып кайталар, без дус кызым Тамара (кызы Роза хәзер Баулыда яши) белән, җилкәгә салып, шул бодайны бушата идек. Бу вакытта безгә 13-14 яшь булгандыр, мөгаен. 
Гаилә сыер асраса да, тамак туйганчы сөтен, маен ашый алмаганнар шул алар.
– Элек задание бик күп иде бит. Бәрәңге утыртабыз, аны заданиега салабыз, үзебезгә ашарга калмый, – дип сөйли язмабыз герое. – Авылда бер-ике кешедә генә сепарат бар. Әни, шунда барып, сөтне аерта, каймакны язып, май ясый. Сепарат хуҗасына да күпмедер май бирә. Майны җыеп барып, аннары Шалтыга базарга барып сата. Акчасына он алып кайта. Әни, бер иптәше белән чана тартып, Абдуллинога кадәр тоз алырга бара иде.  Әти дә оста куллы иде безнең, сәнәк, тырма ише эш кораллары, чаналар ясый иде. 
Авыр хезмәт – юлдашы
Кыз дүрт класс укып кала. Ул бераз үсеп буй җиткергән чорда, сугыштан соң, гаилә Ютазыга күченә. Кыз тегү эшенә керә, аннары инкубаторда эшли. Эш эзләп, Баулы ягына килә, дус кызы Тамараларда яшәп, хастаханәдә санитарка булып эшли.  
– Алар Зелёная урамында йорт алганнар иде. Әнисе, абыйсы, апалары бар иде аның. Шунда мине дә сыендырдылар, – дип искә ала Ракыя апа. – Баулыда озак эшләмәдем. Берничә дус кыз белән сөйләштек тә, Приютовога төзелешкә эшкә киттек. 
Гомер буе авыр физик хезмәт озата бара аны. Кыз бер эштән дә куркып тормый.
– Вагон да бушаттык инде. Без, арык кына ике кыз, 80 килограммлы газ баллоннарын машинага төяп, Октябрьскига китереп бушата идек. Аларны тутырып, кире алып кайта идек, – дип искә ала Рәкыя апа.  
Төзелештә эшләп, тулай торакта яшәгәндә, кыз 27 яшендә булачак тормыш иптәше – бораулау эшендә машинист булып эшләүче Хәтмулла Сөбхангулов – белән таныша, гаилә кора. Җиде елдан аның туган ягы Чишмә районына күченеп кайталар. 
– Акча җыеп, Уфадан бура сатып алып кайтып, йорт салып, 57 ел бергә гомер иттек, – ди Рәкыя апа. – Ирем шикәр заводында тракторчы булып эшләде. Бик әйбәт иде ул. Балабыз булмауга да бер авыр сүз әйтмәде. Бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп тордык.  Аның кулыннан гөлләр түгелә иде менә. Миңа өй эшләрендә дә булыша иде. Өйне дә икәү салдык. Идәннәрне дә бергәләп наструклап, такталарын үзебез җәйдек. Штукатур эшләрен берүзем эшләдем, хәтта куллар кабарып чыкты.
Чишмәдә дә төзелештә эшли ул. Озак еллар бетончы, бетончылар бригадиры була. Электротехник цехта слесарь хезмәтен дә башкара. Ә лаеклы ялга ул кулланучылар кооперациясеннән чыга. Аның гомуми хезмәт стажы – 40 елга якын. Кайда гына хезмәт куйса да, эшкә батыр була Рәкыя апа һәм күпсанлы мактау грамоталары һәм медальләргә, “Хезмәт ветераны”  исеменә лаек була. “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен”медале белән бүләкләнә. Аның “Бөек Ватан сугышы ветераны” таныклыгы да бар. Бөек Җиңү уңаеннан, аңа ел саен бүләк тапшыралар. 
Көне буе авыр эштән кайткач, кичләрен кием-салым тегә Рәкыя апа. Үзенә җәйге пальтоларга кадәр тегеп кия. Бәйләү, чигү эшләренә дә оста була ул. Челтәрләр, мендәр тышлары бәйли. Өстәвенә, гаилә мал-туар да асрый.  
Тормыш иптәше Хәтмулла 83 яшендә авырып вафат булгач, Баулыга күченеп килә Рәкыя апа. 
– Иптәшем әйтте: “Мин үлгәч, йортны сат та туган ягыңа кит, туганнарың терәк булыр”, – диде. Аның киңәшен тотып, 2014 елда Баулыга күчендем. Апаның кызы алып килде. Шулкадәрле хезмәт кергән йорт-җирне ташлап китәргә бик жәл булды инде. Монда килгәч, көне-төне еладым, – ди Рәкыя апа. 
Бераздан, фатир сатып алып яши башлый Рәкыя апа, шәһәр җиренә ияләшергә туры килә. 
– Апамның кызы, атнага ике килеп, булышып торды. Аннан аңа инсульт булды. Шуннан соң килене килеп йөрде. Бер ел элек миңа социаль хезмәткәр билгеләделәр, бөтен эшемне эшли, бик әйбәт. Аның белән уртак тел таптык,– ди Рәкыя апа.  
Социаль хезмәткәр килүе – берүзе яшәүче өлкән кешегә бер сөенеч. Дөнья хәлләрен сөйләшеп, чәй эчеп алу гына да ни тора!
Фатирында чисталык-пөхтәлек күзгә ташлана Рәкыя апаның. Урын-җир матур итеп җыештырылган, мендәрләр кабартып куелган. Алар арасында үзе чиккән мендәр тышы кигертелгәннәре дә бар.
– Рәкыя апа бик чиста-пөхтә, бар нәрсә үз урынында аның. Шикәр инде менә! Безнең әни шулай әйтә торган иде, – ди социаль хезмәткәр Гүзәлия Минәҗева.
 Сәламәтлеге бирешсә дә, ветеран шөкер итеп яши.
– Бүгенге тормышлар әйбәт. Нәрсә телим, шуны алып ашыйм. Пенсия бирәләр. Уйланам да, елап та, җырлап та алам. Ашарга пешергәндә дә җырлыйм. Элек ирем белән яшәгәндә дә шулай җырлап йөри идем өйдә. Мин җырлый башласам, иптәшем, гармун уйнаган булып, кулларын сузып җибәрә. Бик шаян кеше иде. Шулай уен-көлке белән яшәдек без, – дип, тормыш иптәшен юксынып алды Рәкыя апа. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев