Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы ветераны балалары кочагында юбилеен каршы алды

Бүген баулылы Әнвәр Хөҗҗәт улы олы юбилей бәйрәмен каршы алды. Аны тәбрик итәргә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров килде. Юбилярга Ильяс Гозәеровның котлау открыткасын һәм бүләк тапшырдылар.

Әнвәр агай Башкортостанның Туймазы районы Бишкурай авылында туган. Җиде класс белемне дә шул авылда ала. Аңа кечкенәдән авыр эш эшләп үсәргә туры килгән. 17 яшендә Октябрьский шәһәренә эшкә китә. Армия сафларына Күмертауда эшләгән вакытында китә. Армиядә дүрт ел хезмәт иткәннән соң, бораулау идарәсенә эшкә керә. Аңың гомуми хезмәт стажы 53 елдан артык.

Лаеклы ялга озак еллар эшләп, “СМУ- 27” оешмасыннан чыга. Анда бригадир була. Эшләгән елларында аның фоторәсеме еш кына почет тактасында була. Яхшы эше өчен мактау хатлары, почет грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнә. Хезмәттәшләре арасында зур абруй казана. Лаеклы ялга чыккач та, ул нефтебазага эшкә керә һәм 14 ел столяр булып тагын эшли.

Тормыш иптәше белән 46 ел бергә яшиләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә биш оныгы, биш оныкчыгы шатлыкларына сөенеп гомер йомгагын сүтә ул. 90 яшен ул балалары кочагында каршы алды.

– Балаларым һәрвакыт килеп хәлемне белеп торалар, күңелсезләнеп утырырга миңа вакыт юк, – ди ветеран. – Бүген дә юбилеем уңаеннан кайсы килә, кайсы шалтырата.

Ветеран бүгенге көндә кызы Фәнүзә белән яши. Балалары һәм оныклары һәрвакыт хәлләрен белеп торалар.

 Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев