Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы ветераны 80 яшьлек юбилеен каршы ала

Югары категорияле табиб, хезмәт ветераны, отставкадагы медицина хезмәте майоры Марс Газыйм улы Хәбиров 2 августта 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Баулыда Марс Хәбировны белмәгән кеше калмагандыр, дисәк, һич тә арттыру булмас. Бу аның үзе турында сөйләргә яратуыннан түгел – киресенчә, ул гадилекне, тыйнаклыкны өстен күрә. Сәбәбе гади: Баулы район үзәк хастаханәсендә дистәләгән еллар хезмәт кую дәверендә аның шифалы куллары аша меңнәрчә хатын-кыз узган. Ул меңнәрчә сабыйның дөньяга килүенә ярдәм иткән, катлаулы операцияләр ясаган, нинди генә очракларда да югалып калмаган һәм беркемгә дә ярдәм кулы сузудан баш тартмаган. 2 августта аңа 80 яшь тула. Сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны белән юбилее алдыннан  очрашып, җылы әңгәмә кордык.

 

Нефтьчедән – табиблыкка

Гомерне бернинди үкенүләрсез кичеп буламы? Марс Газыйм улы бу сорауга гади генә итеп җавап бирә: сайлаган һөнәренә карата аның күңелендә бер тапкыр да үкенеч хисе уянганы булмаган. Бу адымга ул тулысынча аңлап барган һәм табиблыкның үзенең чын язмышы икәнлегенә бер тапкыр да шикләнмәгән.

Язмабыз герое Баулының 3нче санлы урта мәктәбен 1964 елда тәмамлый. Чыгарылыш кичәсеннән соң ук ул дуслары белән хәрби-диңгез училищесына укырга керү теләге белән яна.

– Мин Бакуга, Югары хәрби-диңгез училищесына юл тоттым, – дип искә ала ул. – Анда барлык имтиханнарны, шул исәптән барокамераны да уңышлы уздым, әмма анда нибары бер атна гына түзә алдым. Унынчы сыйныфта тимераякта ярышканда алган тез җәрәхәте үзен белгертте – соңыннан шул сәбәпле хәтта армиягә дә алмадылар. Моннан тыш, әтием дә дусларымның барысы да өйгә кайтып җитүе турында хат язган иде. Шуннан соң рапорт язып, кире кайттым. Баулыда нефть һәм газ чыгару идарәсенә эшкә урнаштым. Башта ярдәмче эшче, аннан соң нефть чыгару операторы булдым: 12 коега хезмәт күрсәттем. Бер ел эчендә яхшы гына акча эшләдем, әти-әнигә ярдәм иттем һәм шул ук елда Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга кердем. Конкурс бик зур иде: бер урынга 12 кеше дәгъва кылды. Ләкин мин физика белән химиядән “бишле” билгеләре алдым, иншаны да яхшы гына яздым һәм студентлар сафына бастым. Шулай итеп, нефтьче эшемнән китеп, Казанга юл тоттым. Ләкин башта тулай торак та, стипендия дә булмады. Бер иптәшем белән ярымподвал бүлмәсен арендага алып, бик тыйнак яшәдек. Алты ел уку дәверендә төрле җирдә эшләргә туры килде: бер ел рухи авырулар хастаханәсендә санитар, ике ел шәһәр хастаханәсендә дежурлыкта медбрат булып эшләдем.

Беренче зур мәхәббәт тә аңа нәкъ менә Казан шәһәрендә килә. Дүртенче курста укыганда, 1970 елда, Кукмара районы кызына өйләнә. Ул да шул ук институтның стоматология факультетында белем ала торган була. 1971 елда беренче балалары – уллары – дөньяга килә.

– Институтны 1972 елда тәмамладым. Югары уку йортында хәрби кафедра булганга, миңа “лейтенант” дәрәҗәсе бирделәр, – ди Марс Газыйм улы. – 1972-1973 елларда Волжск шәһәрендә (Марий Эл) интернатура уздым. Ә 1973 елдан 1975 елга кадәр юллама буенча хәрби хезмәттә булдым: Хабаровск белән Владивосток арасында урнашкан Лесозаводск шәһәре госпиталендә бала тудыру һәм гинекология бүлеге башлыгы булып хезмәт иттем. Алга таба хезмәтем нәкъ менә шунда, Ружино станциясендә дәвам итте.

Беренче хатыны белән аерылышканнан соң, Марс Газыйм улы икенче тапкыр гаилә кора. Гомерлек яры белән ул Волжск шәһәренең бала тудыру бүлегендә таныша. Бу вакытта ул хәрби хезмәтен тәмамлаган була, һәм алар алдында “Кайда яшәргә?” дигән җитди сорау баса.

– Мин аңа: “Наташа, картага бармак белән төрт, кая эләгә – шунда китәбез. Безнең һөнәр бар җирдә дә кирәк”, – дип тәкъдим иттем, – дип елмая әңгәмәдәшебез. – Аның бармагы Братск шәһәренә туры килде, анда аның туганнан-туган абыйсы гаиләсе белән яши иде. Анда барып карадык, әмма мин: “Әти-әнидән еракта нишләп йөрибез, туган җиргә, якыннарыбызга якынрак булырга кирәк”, — дигән карарга килдем. Нәтиҗәдә, Баулыга күченергә хәл иттек. Натальяның туганнары моны башта сагаеп каршы алдылар: “Ул татар бит, үзеңнән шактый өлкән, ниндидер татар төбәгенә алып китәргә җыена”, – дип кисәттеләр. Ләкин мин аларга: “Борчылмагыз, мин аны беркемгә дә рәнҗеттермәм, кадерләп кенә яшәтермен”, – дидем. Вакыт узу белән, алар мине иң кадерле кияүләре итеп кабул иттеләр. Кунакка баргач, кайнанамның өч сеңлесе дә бай табыннар белән каршы ала иде, ә Братскидагы туганнарыбыз безгә Баулыга бик сөенеп кунакка йөрделәр.

 

Баулыдагы эшчәнлек

1976 елда гаилә Баулыга кайта. Үз фатирлары булмау сәбәпле, башта әти-әниләрендә яшиләр. Ул чорда яшь табибның хезмәт хакы мактанырлык булмый: бер ставкага – 125 сум, ставка ярымга 180 сум түлиләр (чагыштыру өчен: оператор булып эшләгәндә  8 сәгатьлек смена өчен нәкъ менә 180 сум алган була). Ләкин Марс Газыйм улы зарланмый, авырлыкларга түзә – чөнки ул туган җиренә үз якташларын дәваларга, аларның сәламәтлеген сакларга дип кайткан бит!

Акушер-гинеколог эшен ул оештыру-методика кабинеты вазыйфасы белән бергә алып бара. Тик сигез ай узгач, кәгазь эшенең үзенә бөтенләй туры килмәвен, күңеле кеше гомерен коткаруга тартылуын аңлап, тулысынча акушерлык-гинекология юнәлешенә күчә. Башта хатын-кызлар консультациясендә табиб булып эшли, ә 1979 елда районның баш акушер-гинекологы Сәлмә Вәхитова лаеклы ялга киткәч, аны Баулы район үзәк хастаханәсенең акушерлык-гинекология бүлеге мөдире итеп билгелиләр.

– Әлеге вазыйфада миңа еш кына күрше район үзәгенә дә барырга туры килде, чөнки андагы бердәнбер гинеколог, берүзенә кыен иде. Ул мине операцияләргә, консультацияләргә гел чакыра иде, мин һәрчак ярдәмгә ашыктым, – дип искә ала Марс Газим улы. – Баулыда да хезмәт җиңел булмады, бүлектә баштарак берүзем диярлек эшләдем. Тәүлекнең төрле вакытында чакырталар иде: мунчадан да килеп алалар, төн уртасында йокыдан да уяталар иде. Көтмәгәндә башланган бала тудыру процессы уңайлы вакытны көтеп тормый бит, акушер-гинекологның хезмәте шундый инде ул. Соңрак бүлеккә яңа белгечләр – Татьяна Павлова, Әлфия Макаримова, Мигрибан Дусилаева, Роза Әхмәтҗанова – кушылды, штатыбыз бераз киңәйде.

Ә менә хастаханәдә хирурглар кытлыгы зур була. Шуңа күрә Марс Хәбировны еш кына дежур хирургларга ярдәмгә төнге сменаларга да куялар. Бу аңа гаять зур тәҗрибә бирә: ул бик күп катлаулы очракларны күрергә, хирургларга ярдәм итәргә өйрәнә.

– Әгәр бик авыр булмаган җәрәхәтләр яисә тән киселү, ачык яралар, үлекле очраклар булса яисә талпан алырга кирәк булса, хирургларны борчымыйча, барын да үзем башкара идем. Ә инде катлаулы, куышлык операцияләрен, билгеле, дежур хирурглар ясый иде. Эш режимы бик киеренке булды: көне буе үз бүлегеңдә хезмәт итәсең, төнлә дежурлыкта буласың, ә иртән кабат яңадан эшкә керешәсең, – дип уртаклаша табиб.

Марс Газыйм улы шулай ук Ютазы (Урыссу) районына да барып, андагы акушер-гинекологны (аеруча ул ял вакытында булганда) еш алмаштыра торган була. Тиздән ул иң катлаулы операцияләрне дә башлый – авыруларны ерак Казанга юллап интектермичә, якташ хатын-кызларына Баулыда үзе операция ясый.

– Акушер-гинеколог үз белгечлеген генә түгел, хирургияне, терапияне, неонатологияне дә яхшы белергә тиеш – чөнки ана белән яңа туган сабыйның гомере һәм сәламәтлеге турында сүз бара. Кайвакыт янәшәдә педиатр яисә неонатолог булмый иде, шуңа күрә барысын да үз кулларым белән башкарырга туры килде, – дип аңлата тәҗрибәле табиб. – Мин эшли башлаган елларда наркоз  кулланылмый иде диярлек, нибары җирле авыртуны басу һәм баш табиб үзе бирә торган эфир наркозы кулланылды. Ул чорда баш табибыбыз хирург та, анестезиолог та иде. Ләкин эфир наркозы авыруга да, табибка да бик авыр тәэсир итә иде. Тиздән без арка мие анестезиясен һәм гомуми наркоз куллана башладык. Бу исә эшне гаять дәрәҗәдә җиңеләйтте: операция 20-40 минут кына бара, ә сабыйны 10 минут эчендә үк ала идек. Ә баштарак, җирле анестезия кулланганда, операцияләрнең берәр сәгать ярымга сузылуын күз алдына китерегез – бу хатын-кыз өчен дә, минем өчен дә чын газап иде.

Башка эшләргә килгәндә, башта табиб кечкенә операцияләр генә ясый. Ләкин соңрак, табибларның белемен камилләштерү курслары (алты айлык, соңыннан оператив гинекология буенча махсус өч айлык укулар) ярдәмендә аеруча катлаулы куышлык операцияләрен дә тулысынча үзләштерә.

– Яман шеш патологиясенә бәйле рәвештә, аналыкны алу операцияләре ясый башладым. Ул бик катлаулы саналып, ул вакытта аны Урыссуда да, хәтта Бөгелмәдә дә ясамыйлар иде. Мин әлеге операцияләрне якынча 1982 елдан башлап башкардым. Башка хезмәттәшләрем мондый хасталарны Казанга юллаганда, мин үзем операция өстәле артына басарга курыкмадым – якташларымны ерак юлларда интектерәсем килмәде, – дип искә ала легендар табиб.

 

Барысын да хәтерли

Күпьеллык эш тәҗрибәсендә табибның хәтеренә мәңгелеккә уелып калган очраклар бик күп. Шунысы гаҗәп: Марс Газыйм улы һәр бала тууны һәм һәр операцияне, ә кайвакыт хәтта хасталарының исемнәрен дә хәтерли. Ничек кенә гаҗәп булмасын, ул әле студент-практикант чагында ук беренче тапкыр бала табарга булышкан хатын-кызның исемен бүген дә онытмый – ул Мария Кирсанова була. Әңгәмә барышында табиб башка хәтирәләре белән дә уртаклашты.

– Бер очрак аналыктан тыш йөклелек аркасында ясалган операция белән бәйле. Мин аны Нелли исемле хатын-кызга ясаган идем. Нәкъ бер елдан соң, нәкъ менә шул көнне, ул кабат бик авыр хәлдә миңа эләкте, – дип сөйли Марс Газыйм улы. – Аны койкага салуга, бер минут та үтмәгәндер, шәфкать туташлары: “Ул үлде бугай, йөрәк тибеше дә юк, ул суламый”, – дип кычкырдылар. Шулвакыт мин бөтен көчем белән аның күкрәгенә йодрык белән бастым — могҗиза белән йөрәге тибә башлады! Тиз арада аны операция бүлмәсенә алып кереп киттек. Аллага шөкер, ул хатын исән калды, бүгенге көндә дә яши. Дөрес, аннан соң башка балалары булмады, бер баласы бар.

Икенче очрак  игезәк балалар кабул итү белән бәйле.

– Авылдан зур гәүдәле, зур корсаклы бер хатын-кыз килде. Мин беренче сабыйны кабул иттем, аннары сизәм — аналыкта тагын бер бала бар, моны кулым белән тотып карауга ук аңладым. Сабый дөрес ятмый иде, мин аны сак кына әйләндереп, дөньяга килергә ярдәм иттем. Вакытында булышмасам, ул үлгән булыр иде. Операция бүлмәсендәге ассистентлар да, ана үзе дә таң калды. Ул вакытта УЗИ аппаратлары юк иде әле, шуңа күрә хатын ике бала йөрткәнен бөтенләй белмәгән. Икенче сабыен күргәч, башта телсез калды, аннан соң, билгеле, бик сөенде. Ул заманнарда бала тудыру процессы бөтенләй наркозсыз уза иде. Тормышта менә шундый хәтердә калырлык мизгелләр күп булды. Булышырга теләп янганны сизепме, миңа килгән хатын-кызлар катлаулы операцияләрдән курыкмый иде, чөнки аларны ерак Казанга җибәрмәячәгемне беләләр иде. Ә бу чиксез ышаныч минем өчен иң олы бүләк булды.

 

Гаилә җылысы

Марс Газыйм улының гомер юлында аның кадерле тормыш иптәше Наталья Александровна аерым бер урын алып тора. Ул башта бүлеккә акушерка булып урнаша, аннан соң – операция шәфкать туташы, ә алга таба акушерлык-гинекология бүлегенең өлкән шәфкать туташы булып хезмәт итә. Алар уналты ел бергә эшлиләр. Наталья Александровна операция коралларын әзерли, стерильлек ягын кайгырта, салфеткалар биреп тора.

– Әлбәттә, катлаулы очраклар турында без өйдә дә сөйләшә идек. Бергә эшләү безгә һич тә комачауламады, киресенчә, якынайтты, уртак тел табарга ярдәм итте. Уй-фикерләр белән бүлешү һәрчак кызыклы иде. Бергәләп хасталык тарихын өйрәнә идек, барын да дөрес эшләдекме дип тикшерә идек. Шул рәвешле, хезмәт гаилә тормышына зыян китермәде, аны уртак хисләр белән тагын да тулыландырды гына. Мин аңа өйдә дә, эштә дә бер тапкыр да тавыш күтәрмәдем. Ул минем һәрчак уң кулым, төп таянычым булды, – дип җылылык белән искә ала Марс Газыйм улы.

2008 елда, лаеклы ялда булса да, үз һөнәреннән башка яши алмаган Марс Газыйм улы Наталья Александровна белән шәхси клиника ачалар. 2008 елдан 2014 елга кадәр алар биредә якташларына консультацияләр бирәләр, дәвалыйлар һәм операцияләр ясыйлар. Клиника уңышлы гына эшләп килгәндә, 2013 елда Наталья Александровна көтмәгәндә инсульт кичерә. Хатыны авыруны җиңәргә тырышып, иренә алга таба да булышырга теләсә дә, Марс Газыйм улы кырт кисә: “Наташа, сәламәтлек барыннан да кыйммәтрәк”. Ул шәхси клиниканы ябу турында карар кабул итә һәм алдагы елларын тулысынча кадерле хатынын карауга багышлый.

Наталья Александровна 2019 елда вафат була. Шул көннән бирле Марс Газыйм улы аның турындагы иң җылы хәтирәләр белән яши. Алар дүрт бала үстерәләр. Язмабыз герое бай һәм бәхетле бабай: 12 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.

Тормышында һөнәреннән китү теләге туган булганмы, дигән сорауга ул һич икеләнмичә җавап бирә:

– Эшкә барасым килмәгән яисә һөнәремне алыштырырга теләгән бер генә көнем дә булмады. Киресенчә, эшкә һәрчак күтәренке кәеф белән бардым, ә өйгә исә тагын да сөенеп кайттым – чөнки өйдә мине яраткан тормыш иптәшем һәм балаларым көтеп тора иде. Эштән тую, һөнәри төшенкелеккә бирелү дигән нәрсә бөтенләй булмады. Иҗади омтылыш һәрчак көчле иде: медицина өлкәсендә нинди дә булса яңалык белсәм, шуны өйрәнергә, яңа операцияләрне үзләштерергә омтылдым. Икенче һөнәр турында уйлап та караганым булмады.

Марс Газыйм улының фидакарь хезмәте район хакимияте һәм район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге тарафыннан күп тапкырлар Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән. Ул шулай ук ике тапкыр хастаханәнең профсоюз комитетын җитәкләгән һәм Татарстан сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюз оешмасының махсус бүләгенә лаек булган. Аның бүләкләре арасында Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамоталары һәм, иң зур хөрмәт билгесе буларак, Россия сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев