Баулы ветераннарына, пенсионерларына оргтехника бирелде
Баулы ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы компьютерлар һәм оргтехника алды. Җирле ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Альбина Хәлиуллина аларны шәхсән Казанга барып алып кайтты.
– Татарстан Республикасы хөкүмәтенә, Рәис Рөстәм Нургали улына һәм ветераннарның төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәковка безгә, пенсионерларга, игътибарлары һәм кайгыртулары өчен зур рәхмәт, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Альбина Хәлиуллина. – Матди-техник базаны яңарту безгә җирле оешмаларның эшен киңәйтергә, ветераннарга оператив мәгълүмат җиткерергә һәм аларга ярдәм итәргә, ветераннарның (пенсионерларның) төбәк иҗтимагый оешмасының эшен нәтиҗәле оештырырга мөмкинлек бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы кушуы буенча, Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләрендәге җирле ветеран оешмалары өчен компьютерлар һәм оргтехника бүлеп бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев