Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы үзешчәннәре ял сәгате оештырды

Район үзешчән артистларының “Каенкай” сәламәтләндерү үзәгендә ай саен ял концерты оештырулары матур гадәткә әверелде. Язның беренче көннәрендә үк Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендә “Күңелләргә яз килә” дип исемләнгән ял сәгате читтән килеп ял итүчеләр күңеленә дә хуш килде.

Концерт башланыр алдыннан ук ял итүчеләр артистларны көчле алкышлар белән каршы алды. Бәйрәм чарасының ике телдә алып барылды. Татар теле программасын Фәнүзә Айдагулова, ә рус телендә Ләйсән Гамирова тамашчыларны сәламләделәр. Концертта шәһәр һәм Кызылъяр авыл мәдәният йорты үзешчәннәре моңлы җырлар, дәртле биюләр бүләк иттеләр. Бәйрәм концертын тальян моңнары белән Зәйтүн Муллаянов ачты. Тамашачы аны кат-кат сәхнәгә чакырды. “Тандем” бию дуэты башкаручылары Кәрим Нәҗмиев һәм Карина Исрафилова парлы чыгыш күрсәтте. Алар төрле халыклар биюләрен оста башкардылар. Җиде яшьлек Айназ Нәҗмиева яттан шигырьләр сөйләп тамашачыны сокландырды. Шулай ук үзешчән җырчылар Ләйсән Минишина, Руслан Сәитов, Гөлнара Абдуллина җырлары яңгырады.

Сәламәтлеген ныгытыр һәм ял итәр өчен Чистай районыннан килгән Хәлил Вафин да концертта үзенең җырларын бүләк итте.

– Мин кечкенәдән җырларга яратам, төрле бәйгеләрдә катнаша идем. Бүгенге көндә Ростроповичлар исемендәге  Оренбург дәүләт сәнгать институтында белем алам, – дип сөйләде Хәлил Вафин. – Әлеге концертта рәхәтләнеп катнаштым. Баулы бик матур, җыйнак һәм төзек шәһәр. Вакыт булган саен экскурсиягә чыгарга исәплибез. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты бинасы бик матур.

– Без әле бирегә күптән түгел генә килдек, – дип сөйләде аның белән бергә ял итәргә килгән туганы Марат Кәлимуллин. – Мин Баулыга Чистайдан дүртенче тапкыр киләм. Баулы бик ошый. Бүген дә шундый матур концерт  оештырган артистларга рәхмәт. Бик матур булды.

Концерт программасын һәрвакыттагыча “Умырзая” вокаль ансамбле йомгаклады.

Фото: Гүзәлия Вәлтиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев