Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы урамнарында асфальт җәю дәвам итә

Транспортная, Горная һәм Радужная урамнарында асфальтлаштыру эшләре бара.

Әлеге урамнарда яшәүчеләр өчен бу күптән көтеп алынган сөенечле вакыйга. Алар, ниһаять, асфальт юллы булу шатлыгы белән уртаклашалар, хәтта бер-берсен шушы күңелле вакыйга белән котлап та алалар.

– Без Радужная урамында йортыбызны 1998 елда ук төзи башладык. Бу мизгелне озак көттек, – ди Алсу Миңнегалиева. – 2001 елда яңа йортка күчтек. Балалар бәләкәй вакытта пычрак урамда йөрергә бик кыен булды.

– Без биредә йорт төзеп, 2004 елда күчендек. Асфальт юлыбыз булуына бик шатмын, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Горная урамында яшәүче Гөлсем Вәлиева. – Хәзер без дә җәй көне биек үкчәле аяк киемнәре киеп йөри алабыз. Элек яңгыр яуса, пычрак аркасында йөреп тә булмый иде.

Шәһәр башкарма комитеты мәгълүматына караганда, Транспортная урамы буенча асфальт 660 метрга, Горная урамында 750 метрга, ә Радужная урамында 900 метрга җәеләчәк.

Фото: Гульсум Валиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев