Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы укучылары өчен “Терроризм һәм экстремизмга каршы!” дигән класс сәгатьләре оештырылды

Мәктәп укучыларына ел дәвамында “Терроризм һәм экстремизмга каршы!” исеме белән төрле класс һәм мәгълүмат чаралары үтә. Әлеге тема белән Татар Кандызы һәм Кызылъяр мәдәнияте йорты хезмәткәрләре дә укучы балалар өчен чаралар оештырды.

– Өченче сентябрь көнне Кызылъяр авылы мәдәният йортында  экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү максатыннан “Беркем дә онытмаслык фаҗига!” дип исемләнгән, терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган мәгълүмат сәгате уздырдык, – дип сөйләде мәдәният йорты хезмәткәре Ләйсән Минишина. – 2004 нче елның беренче сентяберендә  Бесланда булган куркыныч һәм рәхимсез канлы фаҗига турында сөйләдек. Бер минут тынлык белән әлеге көндә һәлак булганнарны искә алдык.

– Мондый вакыйгаларны бер генә кешегә дә күрергә язмасын иде, – дип үзенең хисләре белән уртаклашты унынчы сыйныф укучысы Алия Дәүләтбаева. – Илләребез тыныч булсын, безнең тыныч илдә яшисебез, белем аласыбыз килә.

Шундый ук тема белән Татар Кандызы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә мәктәпкә барып класс сәгате үткәрде. Укучыларга мәдәният йорты директоры Айрат Хөсәенов куркыныч янаган очракта, теракт килеп чыгуга шик булганда һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре хакында сөйләде.

Индира Сәйфуллина

Фото: Ленир Дәүләтшин, Айрат Хәсәенов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев