Баулы укучылары өчен террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау темасына әңгәмә үткәрелде
30 гыйнварда 2нче санлы Баулы мәктәбендә М.Җәлил исемендәге Мәдәният йорты хезмәткәрләре «Мин тормышны сайлыйм» чаралары циклы кысаларында 10 һәм 9 сыйныф укучылары өчен террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча әңгәмә үткәрделәр.
Чарада Баулы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, террорчылыкка каршы комиссия секретаре Альбина Альберт кызы Нәҗмиева катнашты. Ул балаларга интернетның һәм социаль челтәрләрнең яшүсмерләр психикасына йогынтысы турында сөйләде һәм диструктив төркемнәр йогынтысына эләкмәү өчен нишләргә кирәклеге турында киңәшләр бирде.
Укучыларга «Яшьлек лабиринтлары аша» дигән документаль фильм күрсәтелде.
Чыганак: bavly.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев