Баулы укучылары өчен иминлек дәресләре үткәрелә
Районның барлык мәгариф учреждениеләрендә “Иминлек дәресләре” узган. Аларда җиде яшьтән 17 яшькә кадәрге 2500гә якын укучы катнашкан. Аларга скутерлар, питбайклар, квадроцикллар, кар машиналары кебек транспорт чаралары белән идарә иткәндә балаларның имгәнүен булдырмау чаралары турында мәгълүмат биргәннәр. Мондый сәфәрләр фаҗига белән тәмамланырга мөмкин – балалар үлемгә китерә торган җәрәхәтләре ала яки гомерлеккә инвалид булып кала.
“Иминлек дәресе” Баулы аграр көллиятендә дә үткәрелгән. Анда ТР Дәүләт техника күзәтчелегенең Баулы шәһәре һәм Баулы районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Руслан Мөхәммәтҗанов катнашкан. Ул студентлар белән үзйөрешле техниканы кулланганда куркынычсызлык чаралары, тыюлар һәм чикләүләр, әлеге транспорт төрен куллану кагыйдәләрен бозган өчен җәза чаралары турында фикер алышкан. Инспектор әңгәмә барышында яшьләрне кызыксындырган барлык сорауларга җавап биргән. Лекция тыңлаучылар мототехникадан имин файдаланырга һәм фаҗигадан котылырга ярдәм итәрлек тиешле практик белемнәр алганнар. Мондый дәресләр – һәр укучының иминлеге турында кайгырту – көллияттә дә, аннан читтә дә.
Район мәктәпләре дә игътибарсыз калмаган. Табигатьтә кыш хакимлек иткәнлектән, кар капламы яисә боз булганда гына файдаланыла торган кар машиналарыннан файдалану җентекләп тикшерелгән. Конструктив яктан кар машинасы мотоциклга охшаш. Ул – мотовездеход һәм мондый техника белән тиешле документлар булганда гына идарә итәргә рөхсәт ителә.
5нче мәктәптә кар машиналарын куллану кагыйдәләренә багышланган профилактик әңгәмә узган. Чара барышында, кар машиналарын теркәү, идарә итүгә укыту һәм кагыйдә бозган өчен җаваплылык мәсьәләләре каралган. Моннан тыш, соңгы елларда Татарстан Республикасында кар машиналары катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән дә таныштырганнар. Шуны истә тотарга кирәк: кар машинасы уенчык түгел, ә җаваплылык таләп итә торган куәтле транспорт чарасы.
Баулының 6нчы мәктәбендә үткәрелгән иминлек дәресендә 1-11 сыйныф укучылары кар машинасы белән ничә яшьтән идарә итәргә һәм аңа утырып йөрергә рөхсәт бирелүен белгәннәр. Шулай ук транспорт чарасында пассажир сыйфатында йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре, ата-аналарның һәм балигъ булмаганнарның җаваплылыгы белән танышканнар.
3нче мәктәптә сыйныф җитәкчеләре һәм директорның тәрбия буенча киңәшчесе әңгәмәләр үткәргәннәр. Баулының башка мәктәпләре һәм авыл җирлекләре укучылары белән дә шундый ук әңгәмәләр оештырылган.
Баулы районы оешмаларына һәм үзйөрешле машина хуҗаларына Гостехнадзор идарәсе күзәтчелегендә торучы техникадан файдалану турында презентация җибәрелгән.
ФОТО: АЛЕКСАНДРОВКА МӘКТӘБЕ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев