Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы укучылары Кыш бабайга хат язды

Мәктәп укучылары һәр бәйрәмне көтеп алалар. Яңа ел бигрәк тә күңелле мәшәкатьләр алып килә. Бүген Баулының икенче санлы мәктәбенең өченче сыйныф укучылары Кыш бабайга хат яздылар.

Татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Айсылу Вәлиева дәрес башында укучыларга хат язу тәртибен аңлатты. Укучыларга Кыш бабайга хат язарга кирәклеге әйтелгәч, алар серле генә елмаештылар. Кыш бабай хикмәтләре турында татар телендә кыска гына видеотасма күрсәтелгәч, алар эшкә кереште. Кемдер рәсем ясый, кемдер теләген Кыш бабайга җиткерү өчен хат яза.

– Мин Кыш бабайга ышанам. Ел саен бүләкләр дә көтәм, – дип үз хисләре белән уртаклашты Раяз Йосыпов. – Миңа зур әйбер дә кирәкми, тәмле конфетлар сорыйм. Шулай да бүләге булса да рәхмәт әйтәм. Хатны узган елдагы кебек үк, чыршы төбенә куячакмын.

– Мин башта рәсем ясыйм, – ди чыршы рәсемен тырышып буяган җиреннән Ясминә Гозәерова. – Йомшак, зур уенчык аю сорыйм Кыш бабайдан.

– Без ел саен өйдә чыршы бизибез. Быел да бизәячәкбез, – ди Данир Миннегәрәев. – Кыш бабай минем теләгемне дә үтәр дип ышанам. Хатны язам да, өйдә чыршы булгач, шуның төбенә куям. Нәрсә язганымны әйтмим, сер булып калсын.

Укучы балаларның бирелеп рәсем ясаганнарын, тырышып- тырышып хат язуларын күргәч, чынлап та күңел Яңа ел могҗизасын көтә башлый.

– Нинди генә бәйрәм чарасы булса да, мәктәп укучылары алдан ук әзерлек эшләре белән мәшгуль, – дип сөйләде татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Алсу Миннегалимова. – Яңа ел бәйрәме бигрәк тә күңелле. Мәктәптә алган бәйрәм хисен укучылар өйгә дә алып кайта бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев