Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баулы укучылары кулланучы хокукларын өйрәнделәр

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, район һәм шәһәр мәктәпләрендә дәресләр, атналыклар үтә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-экспертлары, икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге белгече Галина Повольнова белән берлектә, 7нче мәктәптә түгәрәк өстәл уены оештырдылар.

Дәрес барышында укучыларга кулланучылар хокукларын яклау кагыйдәләре турында сөйләделәр, аларның хокуклары белән таныштырдылар. Дәгъваларны бирү тәртибе һәм карау вакыты, судка дәгъва гаризаларын бирү тәртибе һәм башка мәсьәләләр каралды. Сыйфатсыз товар алсаң, нишләргә? Укучылар шул хактагы викторина сорауларына җавап бирделәр.

Дәрес уен формасында барды. Укучылар теләп катнашты һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Кулланучылар хокукларын яклау темасы һәрвакыт актуаль. Бу хакта ел дәвамында төрле чаралар оештырылып тора.

– Без ел әйләнәсе мәктәпләрдә дәресләр, оешмаларда төрле аңлату эшләре белән чаралар оештырып торабыз. Шулай ук ветераннар оешмалары белән дә очрашуларга барабыз, – дип сөйләде  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече-эксперты Кадрия Галиева. – Кешеләр күп вакыт сыйфатсыз товар алуга юлыга һәм кемгә, кая мөрәҗәгать  итәргә белми. Без барысын да аңлатып сөйлибез.

Дәрес ахырында балаларга кулланучылар өчен мәгълүмат белән буклет-белешмәләр таратылды.

Бу хакта тулырак 17 мартта 19 сәгатьтә Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев