Баулы укучылары якташ язучылар турында эзләнү эшләре яза
Исергәп авылы мәктәбендә Миргазиян Юныс исемендәге l район фәнни-гамәли конференциясе булган.
Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Баулы районы бүлекчәсе социаль челтәрләрдә хәбәр итә.
Чарага Әлмәттән Миргазиян аганың якын дуслары, аның иҗатын саклауга өлеш керткән кешеләр - Шәһит Таипов, Ирек Бәдретдинов, төбәкчеләр Зәрия Хәбипова, Минсәгыйть Вәлиуллин, Клара Хәсәнҗанова, татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлия Җамалиева һәм башкалар килгән.
Район мәктәпләре укучылары төрле темаларга эзләнү эшләре белән таныштырганнар. Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнгән. Арада күренекле якташларыбызга багышланган эшләр да байтак булган. Мәсәлән, Кызылъяр мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Әдилә Миңнуллина, "Фәнис Яруллин — авылыбызның күренекле шәхесе" темасына чыгыш ясаган. Ул 8-11 нче сыйныфлар арасында “Шушы яктан, шушы туфрактан без!” дип исемләнгән номинациядә 1 нче урын алган. Җитәкчесе — Гүзәл Җиһангәрәева.
Фото: Кызылъяр мәктәбе архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев