Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы укучылары дәүләт йомгак аттестациясенә багышланган акциядә катнаштылар

Шушы көннәрдә 2001, 2002нче ППЭ базасында (имтихан үткәрү пункты) “Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән аңлыйк!” дип исемләнгән төбәк акциясе узды. Акция эшлекле уен формасында узды, анда оештыручылар буларак аудиториядән читтә, оештыручылар буларак аудиториядә, җәмәгать күзәтүчеләре, техник белгечләрнең ярдәмчеләре булып укучылар үзләре үк чыгыш ясады. Алар дәүләт имтиханнарын киләсе елда гына тапшыралар. Шулай итеп, дәүләт йомгак аттестациясенә багышланган акциядә укучылар бөтен процессны читтән карый алдылар.

– Акциядә 11 сыйныфны тәмамлаучы 118 һәм 9 сыйныфны тәмамлаучы 98 укучы катнашты. Чара барышында укучылар контроль – үлчәү материалларының (КИМ) басылуын, эшләрнең ничек сканерлануын, нәтиҗәгә кемнеңдер йогынтысы бөтенләй булмавын күрделәр һәм белделәр, – дип хәбәр итте безгә мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары, райондагы БДИ муниципаль кураторы Гүзәлия Сираева. – Әлеге акциянең төп бурычы – тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең төп үзенчәлекләре белән таныштыру гына түгел, ә балаларга үз көчләрен биремнәрне хәл итүдә сынап карау, педагоглар белән бергә контроль-үлчәү материаллары үрнәген хәл итү барышында алынган нәтиҗәләрне анализлау.
Оештыручылар әйтүенчә, чыгарылыш укучылары педагоглар, экспертлар белән мондый очрашулардан соң күп кенә кыенлыкларны җиңеп чыгачагын яхшы аңлыйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев