Баулы укучылары арасында урлашу очраклары ешайган
Бу хакта балигъ булмаганнар эшләре һәм аларны яклау комиссиясенең чираттагы утырышы вакытында сүз барды. Яшүсмерләр тарафыннан хокук бозулар, җәмәгать урыннарында тәртипсезлекләр кылу һәм үз балаларына тиешенчә тәрбия бирмәүче ата-аналар эшләре белән беррәттән урлашу турында да ике материал каралды.
Комиссия утырышына бер-бер артлы ике яшүсмер малай керде. Алар икесе дә кибеттән әйбер урлап тотылган.
– Чит әйберне алырга, кибеттән түләмичә нәрсә дә булса алу – ул урлашуга керә. Ике тапкыр кереп, икесендә дә шоколад алып чыккансың, – диде җиденче сыйныфта укучы малайга комиссия рәисе Илмира Хөснуллина. – Синең катнашыңда булган урлашуның видеоязмасын шәхсән үзем күрдем. Ник алай эшләдең?
Комиссия рәисе малайга шәһәр буенча барлык объектларның, хәтта подъездларның да видеокамералар белән җиһазландырылган икәнен аңлатты. Тәртипсезлек эшләү, урлашу һәм башкалар – барысы да күзәтелгәнен кабат- кабат әйтте.
– Мин аңладым, башка мондый хәл кабатланмас, – диде яшүсмер гаебен танып.
Яшүсмер учетка куелды. Аңа җәмәгать тәрбиячесе билгеләнде.
Икенче очракта яшүсмер бер кибеттән дүрт банка шоколад пастасы урлап качкан. Аның гамәлләре дә камера күзлегенә эләккән.
– Менә уйлап кара, әйтик, синең әниең дә кибеттә эшли ди. Кемнәрдер шулай урлашып чыгып китәләр, – дип мисаллар китерде комиссия рәисе яшүсмергә аңлатырга тырышып. – Күпмедер вакыт үтә. Кибеттәге товар җитми. Аны кибетче булып эшләүче әниеңә түләргә туры килә. Күңеллеме? Сатучы булып эшләүче хезмәт хакы алыр урынга караклар өчен акчасын бирә. Синең очракта да шулай. Кемнеңдер әнисе җитмәгән акчаны үз кесәсеннән түли. Урлашу – бик начар гадәт. Ул хәтта авыруга әйләнергә мөмкин. Ул очракта, дәваланырга кирәк.
Яшүсмерләрнең мәктәптә өлгереше яхшы, икесе дә спорт белән шөгыльләнә, мәктәп тормышында актив катнашалар.
Икенче яшүсмергә дә җәмәгать тәрбиячесе билгеләнде, учетка куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев