Баулы укучылары өчен виртуаль музей эшли
Фәнис Яруллинның музей-йорты мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар янына үзе бара. Музей-йорт буенча виртуаль экскурсия 4нче санлы гимназиядә дә булды.
Экскурсия барышында башлангыч сыйныф укучыларына Фәнис Яруллинның тормыш, иҗат юлы хакында мавыктыргыч итеп музей мөдире Гүзәлия Газизуллина мәгълүмат бирде. Чара барышында балалар якташыбыз, язучының шәхси архивыннан алынган фотолар һәм иҗат юлын тулысынча чагылдырган слайдлар аша да таныштылар. Шулай ук әдипнең күпсанлы китапларыннан төзелгән күргәзмә дә балалар өчен кызыклы һәм мәгълүматлы булды.
Индира Сәйфуллина
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев