Баулы стадионында бүген балалар тамаша кылды
Бүген "Нефтьче" стадионында төрле яшьтәге балаларның үзенчәлекләрен исәпкә алып, "Мәдәни мохит" проекты кысаларында уеннар һәм мастер-класслар оештырылды.
Яшь тамашачы стадионга килеп җитүгә, “Бергәләшеп рәсем ясыйбыз. Кояшкай учыбызда” исемле арт-объект территориясенә эләгә. Аны балалар сәнгать мәктәбе укытучылары оештырган. Биредә "Ромашка"балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән уеннарүткәрделәр. Алар рәсемнәр ясады, Кояшкайга нурларын җыярга ярдәм итте.
Алга таба узып, теләүчеләр "Эссе фристайл" күңел ачу программасында катнаша алдылар. Монда чынлап та эссе иде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен күңелле эстафеталар һәм бәйгеләр уйлап тапкан. Бу уен-көлке тавышына бирегә бассейнда су коенып яткан балалар һәм аларның әниләре дә килеп җитте. Күбесе гел купальник кигән килеш катнашты. Тамашачылар да шактый иде.
Агачлар күләгәсендә музей һәм китапханәләр хезмәткәрләре иҗади мастер-класслар оештырган. Балалар гипс фигуралар буядылар, ә аннары төсле манный ярмасы белән Баулы сүзен яздылар. Аларны өстәл яныннан алып китәргә мөмкин түгел иде.
Мондый чаралар шәһәрдә атна саен үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев