Баулы районының Яңа Чүте авылында өлкәннәрне зурладылар
Бүген төрле авыл җирлекләрендә, оешмаларда, уку-укыту учреждениеләрендә өлкәннәр көне уңаеннан төрле бәйрәм чаралары үтә. Шундый бәйрәм Яңа Чүте авылында да булды.
Яңа Чүте авылында бүгенге көндә пенсия яшенә җиткән ике йөзгә якын кеше яши. Алдан белдерү буенча, мәдәният йортына илледән артык кеше килде. Чара башланыр алдыннан өлкән яшьтәге апалар-абыйларны авыл җирлеге башлыгы Заһид Галләметдинов котлады.
Бәйрәм уңаеннан өлкәннәр өчен зур бәйрәм табыны әзерләнгән иде. Бәйрәм табыны артына утыргач, аш Равил Каниповның коръән укуы белән башланды.
Өлкәннәр тәмле ризыклар белән сыйлана-сыйлана мәктәп укучылары, мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасын карадылар.
– Авылда нинди генә бәйрәм уздырылса да, иң башлап оештырып йөрүчеләр мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп коллективы, – ди ветеран-укытучы Зәрия Сафиуллина. – Бүгенге бәйрәм дә клуб директоры Фәнзия Галләметдинованың зур тырышлыгы, оештыру сәләте көчле булуы белән онытылмаслык булып үткәрелде. Аның сәхнәдән җырлавы – күңелләргә сары май булып ята. Ул гына да түгел, бәйрәмнәргә күп итеп тәмле ризыклар пешереп алып килүчеләрнең берсе дә ул. Фәнзия генә пешерә белә торган тәбикмәк, тортлар, кызыл катык, пироглар, борынгыча әзерләнгән кызыл эремчек һәрвакыт телеңне йотарлык була. Минемчә, ул һәръяклап та күпләргә үрнәк. Сәхнәдә дә, тормышта да, аш-су пешерү буенча да. Кыскасы, авылыбыздагы өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган чара безгә тагын бер ел буена җитәрлек энергия, көч һәм дәрт бирде, сагынып сөйләрлек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев