Баулы районыннан 34 егет армиягә китәчәк
Хәрби бурыч турындагы закон нигезендә, 1 апрельдән Россия Кораллы көчләренә язгы чакырылыш башланды. Баулы һәм Ютазы районнарыннан 57 егет армия сафларына алыначак.
Баулы хәрби комиссариатында, барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлгән хәлдә, медицина комиссиясе эшли башлады.
Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов быелгы язгы чакырылыш үзенчәлекләре, Баулы егетләренең кайда хезмәт итәчәкләре турында сөйләде.
“Армиягә беренче төркем 20 апрельдә китәчәк. Безнең егетләр, нигездә, Ерак көнчыгышта, Калининградта, Кырымда, Самара өлкәсендә, Йошкар-Олада хезмәт итәчәк, – дип хәбәр итте Илшат Халитов. – Былтыргы кебек, егетләр армиягә киткәнче коронавируска анализ тапшыра. Җыелу пунктына барып җиткәч, алар кабат ковидка экспресс-тест бирергә тиеш”.
Хәрби комиссар сүзләренә караганда, югары яки урта-махсус белеме булган егетләр сроклы хезмәтне контракт буенча хәрби хезмәткә алыштырырга хокуклы. Былтыр контракт нигезендә 12 баулылы армиягә киткән.
Без медицина комиссиясе узарга килгән 19 яшьлек Данил Портнов белән аралашып алдык.
“Армиягә зур теләк белән барам. Безнең гаиләдә барлык ир-атлар да армия хезмәтен узган, шуңа күрә мин дә барырга телим”, – ди ул.
Язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев