Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районында төбәкара семинар узды

Бүген Баулы районында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Чарага Оренбург өлкәсе, Башкортстан республикасы, Ютазы районы һәм Баулы районы мәктәпләреннән педагоглар җыелды.

Иртән үк Баулы районы Татар Томбарлысы мәктәбенә төрле төбәкләрнең белем бирү оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыела башлады. Алар теркәлү уздылар һәм, чара башланганчы, мәктәптә оештырылган күргәзмә белән таныша тордылар. Зур күргәзмә районыбызда гомер итүче төрле милләтләрнең яшәү рәвешенә, гореф-гадәтләренә һәм тарихына багышланган иде.

“Безнең мәктәптә мәгариф идарәсе муниципаль органнарының милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Хәзерге мәктәп шартларында үзаңны формалаштыру алымы” темасына төбәкара семинар-киңәшмә үткәрелә, – дип сөйләде “Баулы-информ” хәбәрчесенә Татар Томбарлысы мәктәбе директоры Рәмзия Сәмигуллина. – Семнарны ачу тантанасыннан соң, укытучылар безнең мәктәптә дүрт төркемгә бүленеп эшләячәк.

Чараны ачу тантанасында Татар Томбарлысы мәктәбе директоры Рәмзия Сәмигуллина, очрашуга килүчеләрне сәламләп, семинарның программасы белән таныштырды. Кунакларны Баулы районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Дарина Ганиева, Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярова сәламләде.

“Татар теле укытучыларының мондый төбәкара семинарын уздыру традициясенә егерме ел, һәм, белүемчә һәр елны алар тиешле дәрәҗәдә, эчтәлекле уза. Бүгенге очрашу да эчтәлекле һәм нәтиҗәле булсын иде, – дип сөйләде Фәридә Зыярова. – Сез бүген үзегезгә ниндидер яңалык кына түгел, ә аз гына булса да рухи азык та алсагыз иде, бүгенге очрашуның төп максаты да шулдыр. Бүгенге көндә татар телен укытуда четерекле моментлар шактый. Ләкин бернигә карамыйча, сайлаган юлыгызны уңышлы гына дәвам итеп, максатларыгызга ирешеп, эшегезнең нәтиҗәсен күреп, хезмәт итәргә насыйп булсын сезгә. Бүгенге очрашу да бары тик яхшы тәэсирләр генә калдырса иде. Бу аралашу, тәҗрибә уртаклашу күңелегезгә аз гына булса да җылылык өстәсә, димәк, бүгенге көн нәтиҗәле үткән”.

Фәридә Зыярова татар теле укытучыларына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Аннары укытучылар Татар Томбарлысы мәктәбе укытучыларының ачык дәресләрендә булдылар. Без беренче сыйныфта математика дәресенә кердек. Тәҗрибәле педагог, башлангыч сыйныф укытучысы Минзилә Әхмәтханова сүзләренә караганда, биредә башлангыч сыйныфта барлык фәннәр татар телендә алып барыла.

Дәрес бер тында үтеп китте. Сыйныфта нибары дүрт бала белем ала. Алар саннар дөньясын уйный-уйный өйрәнделәр. Дәрестән соң, Оренбург өлкәсе Матвеевка районы Иске Котлымбәт авылы мәктәбе директоры Ризилә Каһарманова тәэсирләре белән уртаклашты.

“Минзилә Сәгъдәтгәрәй кызы дәреснең һәр этабын дөрес итеп төзегән, ул аны, бер генә моментны да төшереп калдырмыйча, оешкан төстә үткәрде. Ул үзенең бар белемен, дулкынланмыйча, укучыларга җиткерде. Мин, мәктәп директоры буларак, башлангыч сыйныф укытучыларының һәрберсенә һәйкәл куяр идем. Шулкадәрле кыенлыкларга карамыйча, алар сабыйлар күңеленә ачкыч таба беләләр, аларга тирән белем бирәләр, – дип сөйләде Ризилә Каһарманова. – Мин бүген дәрескә сокланып утырдым. Миңа балаларның татар телендә бөтен саннарны яхшы итеп белүләре ошады. Алар төпле белемлеләр, югалып калмыйлар, матур итеп җавап бирәләр”.

Ачык дәресләрдән соң, Баулы районы педагоглары төрле мәйданчыкларда осталык дәресләре күрсәттеләр. Ахырда педагоглар дәресләр турында фикер алыштылар. Очрашу “Бердәмлектә безнең көч” бәйрәм чарасы белән төгәлләнде.

Бу хакта тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасыннан укырга һәм Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин булачак.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев