Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районында 2022 елның 22 нче никахы теркәлде

2022 елның 21 апрелендә Баулы районының ЗАГС бүлегендә 22 нче парның никахы теркәлде.

Яңа өйләнешүчеләр Вениамин һәм Анастасия никах теркәү датасын очраклы гына сайламадылар, чөнки нәкъ менә бу көнне алар нәкъ бер ел элек социаль челтәрләр аша танышканнар. Вениамин күрше республикадан килгәч, ул кәләше  белән генә түгел, ә ул яшәгән шәһәр белән дә сокланган.  Шуңа күрә Макаровларның яшь гаиләсе Баулы шәһәрендә урнашырга булган.

Бу кояшлы язгы көндә ЗАГС бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова Вениамин һәм Анастасияне котлап  яшьләргә бәхет, нык һәм тату гаилә теләде.

Чыганак:  https://bavly.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2078133.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев