Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районы туристлар килүгә ничек әзерләнә?

“Ватан” яшьләр клубында Баулы районы территориясендә авыл һәм экология туризмын үстерүгә багышланган стратегик сессия булды.

“Ирешә алмаслык бурычлар куярга кирәкми”

– Безнең район туристларны кызыксындыра алырлык, шуңа күрә без аларны җәлеп итү буенча эшне көчәйтергә булдык, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары һәм районда туристлык юнәлеше координаторы Эмиль Галимов. – Инде юл каратасы төзелде, аңа өстәмәләр кертәсе булачак. Моннан тыш, гидлар һәм экскурсоводлар, кунакханә бизнесы һәм җәмәгать туклануы юнәлешендә эшләүче эшмәкәрләрне укыту оештырылачак.

Сессиядә эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыклары, аграрийлар, туризм өлкәсе экспертлары катнашты. Сессия вакытында гамәлләрнең эш программасы һәм индивидуаль турпродукт эшләнде.

Татарстан туризм буенча дәүләт комитетының иҗтимагый совет әгъзасы Оксана Артеменко билгеләп үткәнчә, Баулы районының туристлар кабул итүгә әзерлеге 10 баллдан сигезне тәшкил итә.

– Сезнең районга бу юнәлештә әле үсәсе бар. Иң мөһиме, баулыларның теләге, кызыклы идеяләре бар. Билгеле, яхшы инфраструктура, уникаль шәһәр мохите җитеп бетми, – дип сөйләде Оксана Артеменко безгә. – Икенче яктан караганда, биредә үзенчәлекле тарих һәм уникаль табигый объектлар бар. Мәсәлән, биредә Швейцария таулары белән чагыштырырлык таулар бар һәм туристларны нәкъ менә табигый пейзаж белән җәлеп итәргә мөмкин. Районның тарихи урыннары буйлап маршрут төзеп кенә дә кунакларны кызыксындырып була. Ирешә алмаслык бурычлар куярга кирәкми, ә булганы белән эшләргә кирәк.

Шулай ук ул Баулы җирендә башка районнарда булмаган уникаль брендлар булдыру мөмкинлеген дә әйтте. Мәсәлән, шундый брендларның берсе безнең шәһәрдә инде бар, ул – кунаклар йорты. Ул ярыйсы гына уникаль бина – биредә барысы да экологик яктан чиста материаллардан эшләнгән. Идәннәр һәм җиһазлар – агач, ризыкны утын ягып әзерлиләр.

Безнең районда уникаль туризм белән шөгыльләнергә омтылучы эшмәкәрләр берничә. Мәсәлән, Риваз Нуриевка нибары 17 яшь кенә булса да, аның туристларны җәлеп итәрлек идеяләре бар. Сүз уңаеннан, аның әтисе 10 елдан артык туризм өлкәсендә бизнес белән шөгыльләнә, Баулы районы авылларының берсендә ял базасы бар.

– Мин әтиемнең эшен дәвам итәргә җыенам, тик берникадәр үзгәрешләр кертеп, – ди егет.

Районның берничә авылы да кунакларны кабул итәргә әзер.

– Без кунакларга һәрвакыт шат, – ди Удмурт Ташлысы авыл җирлеге башлыгы Николай Дегтярёв. – Бездә балык тотарга мөмкин. Кызыклы тарихи урыннар да бар.

 

Безнең район күпме туристны кабул итәргә әзер

Туристлык маршрутын биш юнәлеш буенча формалаштыру планлаштырыла. Кунакларга тарихи, экологик, этнографик, кулинар-гастрономик һәм әдәби маршрутларны күрсәтү күздә тотыла.

Мәсәлән, уникаль этноюнәлеш инде формалаштырылган, ул Покров-Урыстамак авылында. Биредә музей, риваятьләрдә искә алына торган кызыклы тарихи урыннар, удмурт телендәге җырлар башкаручы үзенчәлекле музыкаль коллективлар бар. Авыл халкы туристларны ничек кабул итәсен, нәрсә белән сыйлаячагын инде белә һәм аларга кызыклы ял тәкъдим итәргә әзер.

– Без, туристларны җырлар белән каршы алып, аларга халык йолаларын күрсәтеп, удмурт халкы мәдәнияте турында сөйләргә җыенабыз, – ди Баулы районының удмурт милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Наталья Зәйдуллина. – Шулай ук кунаклар белән бергә чүпрәк кисәкләреннән оригиналь курчаклар тегү дә күздә тотыла. Бу курчаклар гади генә түгел, без аларның эченә гадәти мамык түгел, ә таулардан җыелган үләннәр тутырабыз.

Музей җитәкчесе һәм Покров-Урыстамак мәктәбенең тарих укытучысы Александр Чернов сүзләренчә, Баулы районы – уникаль тыюлык урыннары, тарихи вакыйгалар һәм табышлар тупланмасы. Шуңа күрә музейда күп еллар элек авыл халкы көнкүрештә кулланган  предметлар, төрле археологик табышлар байтак.

Авыл туризмы төбәк ассоциациясе рәисе Зөлфия Латипова сүзләренә караганда, барлык маршрутлар да үзенә күрә бик мавыктыргыч һәм алар кешеләрне кызыксындыра алырлык.

– Мәсәлән, без Ык елгасы буйлап йөзү яки табигать һәйкәле булган Салих тавына менүне оештыра алабыз, – ди ул. – Изге урыннар һәм чыганаклар буйлап тур да кызыксыну уятырлык. Шуны әйтү урынлы булыр: кайбер изге урыннар беркем дә яшәми торган ташландык авылларда урнашкан. Шуңа да карамастан, ярым җимерек чиркәүләрдә шәмнәр яна, аңа килүчеләр бар. Кемдәдер әдәби маршрут кызыксыну уятырга мөмкин, чөнки безнең районда кызыклы музейлар шактый.

Безнең районда биш уникаль маршрут эшләнсә дә, Баулы әлегә зур булмаган төркемнәрне генә кабул итә ала.

– Без – зур юл башында, – ди Зөлфия Латипова. – Без быел туристларның зур булмаган төркемнәрен кабул итәргә әзер, иң яхшысы – дүрт-биш кешелек гаилә.

 

1 Этнографик маршрут (милли-мәдәни үзәкләр)

2 Кулинар-гастрономик маршрут (җәмәгать туклануы объектлары)

3 Әдәби маршрут (якташ язучылар музейлары)

4 Тарихи маршрут (тарихи архитектура һәйкәлләре)

5 Экомаршрут (табигать һәйкәлләре)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев